Төп мәгълуматка күчү

Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе

2025 ел, 12 апрель, шимбә

Елына бер тапкыр Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең үлемен искә алыр өчен җыела. Шулай итеп алар аның мондый әмерен үти: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19).

Без сезне бу мөһим вакыйгага чакырабыз.

Популяр сораулар

Программа күпме бара?

Якынча бер сәгать.

Кайда үткәрелә?

Йәһвә Шаһитләреннән сорагыз.

Керү түләүлеме?

Юк.

Очрашуда акча җыялармы?

Юк.

Ничек киенеп килергә?

Ниндидер махсус я купшы кием киясе юк. Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмалардагы киңәш буенча эш итеп, тыйнак һәм әдәпле кием кияләр (1 Тимутигә 2:9).

Кичә ничек үтәчәк?

Очрашу башында һәм ахырында җыр башкарыла, шуннан соң билгеләнгән бер Йәһвә Шаһите дога кыла. Кичәдә Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгырый. Нотыкта Гайсә үлеменең мөһимлегенә басым ясала, шулай ук Аллаһының һәм Мәсихнең безнең хакка башкарган эшләре безгә нинди файда китерә икәнлеге әйтелә.

Кичә кайчан үткәреләчәк?

2025: 12 апрель, шимбә

2026: 2 апрель, пәнҗешәмбе