Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ

Балалар белән исерткеч эчемлекләр турында сөйләшү

Балалар белән исерткеч эчемлекләр турында сөйләшү

 «Кызыбызга алты яшь булганда, без аның белән исерткеч эчемлекләр турында беренче тапкыр сөйләштек. Аның белгәннәренә без шаккатык, каян белә генә дип уйландык» (Александр).

 Нәрсәне белергә кирәк?

 Балалар белән исерткеч эчемлекләр турында сөйләшү мөһим. «Балам яшүсмер чагына җиткәч, шунда сөйләшербез» дип уйламагыз. «Улым белән исерткеч эчемлекләр турында балачагында сөйләшәсе калган,— ди Россиядә яшәүче Хәмит.— Кызганычка каршы, без моны соң аңладык. Минем улым 13 яшендә эчә башлады».

 Борчылыр өчен сәбәп бармы?

  •   Сыйныфташлар, реклама һәм телевидение тәэсирендә балабызның исерткеч эчемлекләргә карашы үзгәрергә мөмкин.

  •   Чирләрне контрольдә тоту һәм профилактика буенча бер үзәкнең (АКШ) тикшерүләреннән күренгәнчә, исерткеч эчемлекләрне эчүчеләрнең 11 процентын Кушма Штатларда балигъ булмаган балалар тәшкил итә.

 Шуңа күрә медицина хезмәткәрләре ата-аналарны үз балаларына исерткеч эчемлекләр эчүнең куркыныч яклары турында инде балачакларында сөйләргә кыстый. Моны ничек эшләргә?

 Нәрсә эшләп була?

 «Балама нәрсәне белү кызык булыр?» дип уйланыгыз. Кечкенә балалар күп сораулар бирә, үсә җиткәч аларның сораулары күбәя. Шуңа күрә нинди җавап бирәчәген алдан уйлагыз. Менә мисаллар:

  •   балагыз исерткеч эчемлекләрнең тәме турында сорау бирсә, аңа шәрабның ачы җиләк-җимеш согына охшаш, ә сыраның тагы да ачырак булуын әйтегез.

  •   балагызның берәр исерткеч эчемлектән авыз итеп карыйсы килсә, эчемлекнең балаларның организмына зыян китерә алуы турында әйтегез. Ике якка игътибар итегез: исерткеч эчемлекләр кешенең кәефен күтәрә, ләкин чамасын белмичә эчсә, аның башы әйләнергә, ул акылсыз эш итәргә һәм соңрак үкенерлек сүзләр әйтеп ташларга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 23:29—35).

 Үзегез белем алыгыз. Изге Язмаларда: «Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 13:16). Исерткеч эчемлекләрнең кешегә тәэсире турында белем алыгыз һәм илегездәге законнар белән танышып чыгыгыз. Шул чакта сез балагызга ярдәм итә алырсыз.

 Исерткеч эчемлекләр турында сөйләшүне үзегез башлап җибәрегез. «Исерткеч эчемлекләр эчү яшьләр өчен катлаулы бер мәсьәлә булырга мөмкин,— дип әйтә Бөекбританиядә яшәүче Марк исемле ата кеше.— Мин сигез яшьлек улымнан аның исерткеч эчемлекләр турында фикерен белеп буламы дип сорадым. Аның моның турында сөйләшкәндә, мин үзен уңайсыз хис итүен теләдем. Ул, күрәсең, моны сизде һәм ачылып китте».

 Темага кат-кат кагылып китсәгез, әйткәннәрегезнең балагызның күңеленә зуррак тәэсире булыр. Балагыз белән тормыш сабаклары, мәсәлән, юлда сак булу һәм җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә аның яшенә карап исерткеч эчемлекләр турында фикерен белешегез.

 Яхшы үрнәк күрсәтегез. Балалар губка сыман тирә-яктагыны бик тиз үзләштерә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, балаларның күңелләрендә иң зур эз ата-аналары калдыра. Шуңа күрә исерткеч эчемлекләрне тынычланырга һәм стрессны киметергә теләп эчсәгез, балагыз исерткеч эчемлекләр проблемаларны чишә ала дип уйлар. Балагыз өчен яхшы үрнәк күрсәтегез. Исерткеч эчемлекләрне эчү турында әйткәндә, акыллы эш итегез.

Балагыз исерткеч эчемлекләргә карашыгызны үзләштерер