Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Римлыларга 12:12: «Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз. Өзлексез дога кылыгыз»

Римлыларга 12:12: «Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз. Өзлексез дога кылыгыз»

 «Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз. Өзлексез дога кылыгыз» (Римлыларга 12:12, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Өмет итеп сөенегез, михнәт чиккәндә түземле булыгыз, армый-талмый дога кылыгыз» (Римлыларга 12:12, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Римлыларга 12:12 нең мәгънәсе

 Бу шигырьдәге сүзләр белән Паул мәсихчеләргә өч киңәш бирә. Бу аларга эзәрлекләүләр һәм башка авырлыкларны, тугрылык саклап, кичереп чыгарга булышкан.

 «Өметегезгә шатланып яшәгез». Мәсихчеләрнең мәңге яшәргә гаҗәеп өметләре бар. Аларның кайберләре күктә, ә күпчелеге җирдә яшәячәк (Зәбур 37:29; Яхъя 3:16; Ачылыш 14:1—4; 21:3, 4). Аларның шулай ук Аллаһы Патшалыгы a башкарачак эшләрне күрергә өметләре бар. Бу Патшалык кешелекнең бар проблемаларын һәм газапларын юк итәчәк (Даниял 2:44; Маттай 6:10). Аллаһының хезмәтчеләре, хәтта авырлыклар кичергәндә дә, шатлык саклый ала, чөнки алар шуңа инанган: алар өмет иткән бар нәрсә чынга ашачак һәм барысын, чыдамлык күрсәтеп, кичереп чыгулары Аллаһы йөрәген сөендерәчәк (Маттай 5:11, 12; Римлыларга 5:3—5).

 «Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз». Изге Язмаларда «нык калыгыз» дип тәрҗемә ителгән сүз еш кына «чигенмәү, чыдам калу» дигән мәгънәләргә ия. Мәсихнең шәкертләре «дөньяныкы түгел», b шуңа күрә алар шуны белә: алар эзәрлекләүләргә дучар булырга мөмкин, шуңа күрә аларга нык калырга кирәк (Яхъя 15:18—20; 2 Тимутигә 3:12). Моның аркасында аларга, бәлки, сынаулар кичерергә туры килер. Шулай да мәсихчеләр, нык калып, Аллаһыга хезмәт итүләрен дәвам итсә, аларның иманы Аллаһы үзләрен бүләкләячәк икәненә ныгый (Маттай 24:13). Ә андый иман аларга түземлек күрсәтеп һәм шатлык саклап барысын кичереп чыгарга булыша (Көләсәйлеләргә 1:11).

 «Өзлексез дога кылыгыз». Аллаһыга тугры калыр өчен, мәсихчеләр өзлексез дога кылып торырга тиеш, бу киңәш кат-кат кабатлана (Лүк 11:9; 18:1). Алар Аллаһыдан җитәкчелек сорый һәм тормышның һәр өлкәсендә аңа таяналар (Көләсәйлеләргә 4:2; 1 Тисалуникәлеләргә 5:17). Алар һич тә шикләнми: Аллаһы аларның үтенечләрен үтәячәк, чөнки алар аның әмерләрен үти һәм аны шатландырыр өчен бар көчен куя (1 Яхъя 3:22; 5:14). Алар шуны да белә: өзлексез дога кылып торсалар, нинди генә сынау булмасын, Аллаһы аларга тугры калыр өчен көч бирәчәк (Филипиялеләргә 4:13).

Римлыларга 12:12 нең контексты

 Паул үзенең хатын Римда яшәгән мәсихчеләргә б. э. 56 елында язган булган. Хатның 12 нче бүлегендә ул, мәсихче сыйфатларны күрсәтер өчен, имандашлар һәм башкалар белән үзеңне ничек тотарга икәнен аңлата, гамәли киңәшләр бирә һәм эзәрлекләүләр вакытында тынычлык саклар өчен нәрсә эшләргә икәнен аңлата (Римлыларга 12:9—21). Аның бу киңәшләре үз вакытында бирелгән булган, чөнки тиздән мәсихчеләргә каты каршы килүләр белән очрашырга туры килгән.

 Берничә ел соңрак, б. э. 64 елында, Римда янгын чыккан һәм Рим шәһәренең зур гына өлешен юк иткән. Бу янгын чыкканы өчен император Нерон җаваплы дигән хәбәр таралган. Ә Нерон, тарихчы Тацит язганча, янгын чыгуда мәсихчеләрне гаепләгән. Нәтиҗәдә, күрәсең, мәсихчеләр каты эзәрлекләүләргә дучар булган. Паулның эзәрлекләүләр турында бирелгән киңәше аларга бу туган авырлыкларда тугры калырга һәм барысын тиешенчә кичереп чыгарга булышкан (1 Тисалуникәлеләргә 5:15; 1 Петер 3:9). Бүгенге мәсихчеләр алардан күп нәрсәгә өйрәнә ала.

 Римлылар китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт. Бу Патшалыкны Аллаһы урнаштырган, һәм ул аның җиргә карата ниятен үтәячәк. Күбрәк белер өчен, «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән мәкаләне карагыз

b «Дөнья» дигән сүз Изге Язмаларда Аллаһыдан читләшкән кеше җәмгыятен аңлата.