Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы Галәмне кайчан барлыкка китерә башлаган?

Аллаһы Галәмне кайчан барлыкка китерә башлаган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда Аллаһының Галәмне кайчан барлыкка китерә башлаганы һәм моның күпме вакыт дәвам иткәне турында әйтелми. Моның турында анда болай гына язылган: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Яратылыш 1:1). Изге Язмалар буенча «башлангычның» кайчан булганын төгәл билгеләп булмый. Ләкин Яратылыш китабында язылган бер-бер артлы барган вакыйгалар шуны күрсәтә: «башлангыч» алты иҗади чорга я «көнгә» кадәр булган.

 Алты барлыкка китерү көне алты 24 сәгатьлек тәүлек дәвам иткәнме?

 Юк. Изге Язмаларда «көн» дигән сүз, контекстка карап, төрле озынлыктагы вакытка карата кулланыла. Мәсәлән, бер шигырьдә бөтен барлыкка китерү чоры «көн» дип атала (Яратылыш 2:4).

 Алты иҗади көн дәвамында нәрсә булган?

 Аллаһы «әле оешып бетмәгән һәм буш» Җирдә яшәр өчен яраклы шартлар булдырган (Яратылыш 1:2). Аннары ул тереклекне барлыкка китергән. Изге Язмалар алты көн, ягъни иҗади чор, дәвамында булган вакыйгаларны сурәтли:

  •  1 нче көн. Яктылык җиргә кадәр җитеп, көн белән төн алмашынуы күренә башлаган (Яратылыш 1:3—5).

  •  2 нче көн. Аллаһы җир өстендәге суларны һава өстендәге сулардан аерган (Яратылыш 1:6—8).

  •  3 нче көн. Коры җир пәйда булган, һәм үсемлекләр барлыкка китерелгән (Яратылыш 1:9—13).

  •  4 нче көн. Аллаһы кояш, ай һәм йолдызларны җир йөзеннән күренерлек иткән (Яратылыш 1:14—19).

  •  5 нче көн. Аллаһы суда йөзүче һәм һавада очучы тереклекне яраткан (Яратылыш 1:20—23).

  •  6 нчы көн. Аллаһы җир хайваннарын һәм кешеләрне барлыкка китергән (Яратылыш 1:24—31).

 Алтынчы көн тәмамлангач, Аллаһы үзенең эшләреннән ял итә башлаган, ягъни барлыкка китерү эшләреннән туктаган (Яратылыш 2:1, 2).

 Яратылыш китабындагы хәбәр фәнни яктан төгәлме?

 Изге Язмаларда язылган дөньяның барлыкка килүе турындагы хәбәр — фәнни хезмәт түгел. Ул хәбәр гади тел белән язылган, һәм борынгы вакытта яшәгән кешеләр, бу хәбәрне укып, анда язылган вакыйгаларның барышын җиңел генә аңлый алган. Алай да бу хәбәр фәнгә каршы килми. Астроном Роберт Ястров болай дип язган: «Нечкәлекләре аерылып торса да, астрономия аңлатмасында һәм Изге Язмалар хәбәрендә язылган төп вакыйгалар бер үк: кешенең барлыкка килүенә алып барган вакыйгалар кинәт кенә, билгеле бер мизгелдә башланды».

 Кояш, ай һәм йолдызлар кайчан барлыкка китерелгән булган?

 Кояш, ай һәм йолдызлар «башлангычта», «күкләр» барлыкка китерелгәндә, яратылган булган (Яратылыш 1:1). Ләкин куе атмосфера аркасында аларның яктылыгы җиргә кадәр барып җитмәгән (Яратылыш 1:2). Шуңа күрә, яктылык инде беренче көнне күренгән булса да, яктылык чыганакларын әле күреп булмаган. Дүртенче көнне атмосфера ачыкланган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кояш, ай һәм йолдызлар «җирне яктырта» башлаган. Бу сүзләр җир йөзеннән күзәтеп торучы кеше карашыннан әйтелә (Яратылыш 1:17).

 Изге Язмалар буенча, Җиргә күпме яшь?

 Изге Язмалардан Җирнең яше турында белеп булмый. Яратылыш 1:1 дә Галәмнең, шул исәптән Җирнең дә, башлангычы булган дип кенә әйтелә. Бу сүзләр фәнгә дә, галимнәрнең җир яше турында әйткәннәренә дә каршы килми.