Төп мәгълуматка күчү

Иблис кайда яши?

Иблис кайда яши?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Рухи зат буларак, Иблис күзгә күренми торган рухи сферада яши. Монда рәсемдә утлы тәмугъ күрсәтелсә дә, Иблис урыны анда түгел һәм ул анда явыз кешеләрне җәфаламый.

«Күктәге сугыш»

 Шайтан Иблис күпмедер вакыт рухи сферада яшәгән һәм башка фәрештәләр белән бергә Йәһвә каршына килә торган булган (Әюб 1:6). Ләкин Изге Язмаларда «күктә сугыш» булачак һәм Шайтан «җиргә бәреп» төшереләчәк дип әйтелгән булган (Ачылыш 12:7—9). Изге Язмаларның хронологиясе буенча һәм бөтен дөнья вакыйгалары бу сугыш күктә инде үткән икәнен күрсәтә. Шуңа күрә хәзер Шайтан җир тирәләрендә генә яши.

 Бу сүзләр ул планетабызның билгеле бер җирендә яши дигәнне аңлатамы? Мәсәлән, борынгы Пиргам шәһәре турында «Шайтан тәхете торган урын» дип әйтелгән булган (Ачылыш 2:13). Шулай да бу сүзләр, күрәсең, шуны күрсәтә: бу шәһәрдә Шайтан һәм сихерләү белән бәйле күп кенә нәрсәләр булган. Изге Язмаларда Иблис «патшалыклар өстеннән хакимлек» итә дип әйтелә. Шуңа күрә ул җирдәге берәр урында яшәми, шулай да җир тирәсеннән китә дә алмый (Лүк 4:5, 6).