Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда «чистилище» дигән нәрсә искә алынамы?

Изге Язмаларда «чистилище» дигән нәрсә искә алынамы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк, искә алынмый. Изге Язмаларда «чистилище» дигән сүз бөтенләй очрамый, үлеләр чистилищеда сафлана, ягъни гөнаһтан арына дип тә әйтелми a. Изге Язмалардан гөнаһ белән үлем турында нәрсә белеп була? Анда язылганнар чистилище тәгълиматына каршы киләме? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

  •   Кешене гөнаһтан чистилищеда булу түгел, ә Гайсә пәйгамбәрнең канына иман итү чистарта. Инҗилдә «Гайсәнең, аның [Аллаһы] Улының, каны безне бар гөнаһтан сафландыра» диелә. Анда шулай ук Гайсә Мәсих «безне үз каны белән гөнаһларыбыздан азат итүче» дип атала (1 Яхъя 1:7; Ачылыш 1:5). Ул «күпләрне йолып алыр өчен», ягъни аларны гөнаһларыннан сафландырыр өчен «үз җанын бирергә дип килгән» (Маттай 20:28).

  •   Үлеләр аңсыз хәлдә. «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәгазьче 9:5). Үлеләр берни дә сизми дә, тоймый да; шуңа күрә аларның җанын чистилище уты белән сафландырып булмый.

  •   Кеше үлгәч, гөнаһлары өчен җәза инде алмый. Изге Язмалар буенча, «гөнаһ өчен түләү — үлем» һәм «үлгән кеше гөнаһтан азат» (Римлыларга 6:7, 23). Үлем — гөнаһ өчен тулы җәза.

a Чистилище турында бер китапта менә нәрсә әйтелә: «Инҗилдә [андый нәрсә] бер тапкыр да искә алынмый» («Orpheus: A General History of Religions»). «Яңа католик энциклопедиясе»ндә моңа охшаш фикер китерелә, анда: «Изге Язмаларда чистилище бар дип бер мәртәбә дә әйтелми»,— диелә (3 нче том, 233 нче бит).

b «New Catholic Encyclopedia», икенче басма, 11 нче том, 824 нче битне карагыз.