Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Гайсә пәйгамбәр үлгән?

Ни өчен Гайсә пәйгамбәр үлгән?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Гайсә пәйгамбәр, кешеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен һәм алар мәңге яши алсын өчен, үз тормышын биргән (Римлыларга 6:23; Эфеслеләргә 1:7). Гайсәнең үлеме шулай ук шуны исбатлаган: кеше, нинди генә сынауга дучар булса да, Аллаһыга тугры кала ала (Еврейләргә 4:15).

 Бер кешенең үлеме күп якладан зур файда китергән. Әйдәгез, моны белик.

  1.   Гайсә «гөнаһларыбыз кичерелсен» өчен үлгән (Көләсәйлеләргә 1:14).

     Беренче кеше Адәм башта камил, ягъни гөнаһсыз булган. Ләкин ул Аллаһыга буйсынмый башлаган. Адәмнең Аллаһыга буйсынмаучанлыгы, ягъни гөнаһы, аның токымнарының тормышына тәэсир калдырмыйча калмаган. Ничек итеп? «Бер кешенең тыңламаучанлыгы аша,— дип аңлатыла Инҗилдә,— күпләр гөнаһлы булып киткән» (Римлыларга 5:19).

     Адәм башта камил булган кебек, Гайсә пәйгамбәр дә камил булган, әмма ул Адәмнән аермалы буларак беркайчан да гөнаһ кылмаган. Шуңа күрә ул «бөтен дөньяның гөнаһларын йолып алучы корбан» китерә алган (1 Яхъя 2:2, искәрмә). Адәмнең буйсынмаучанлыгы кешеләрне гөнаһка батырып пычратса, Гайсәнең үлеме иман итүчеләрне чистарткан.

     Ниндидер мәгънәдә Адәм кешеләрне гөнаһка коллыкка саткан. Гайсә исә, безнең хакка үз теләге белән тормышын биреп, кешеләрне сатып алып үзенеке иткән. Нәтиҗәдә, «берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез — гадел Гайсә Мәсих бар» (1 Яхъя 2:1).

  2.   Гайсә үзенә «иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен» үлгән (Яхъя 3:16).

     Адәм мәңге яшәргә тиеш булса да, гөнаһ кылып үз-үзен үлемгә дучар иткән. Адәм аркылы «дөньяга... гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12).

     Гайсәнең үлеме исә гөнаһ салган тапны да бетергән, иман итүчеләрне үлем җәзасыннан да азат иткән. Инҗилдә шундый нәтиҗә ясала: «Гөнаһ белән үлем патша булып идарә иткән кебек, юмарт игелек тә патша булып идарә итсен... һәм тәкъвалык ярдәмендә кешеләр Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша мәңгелек тормыш алсын» (Римлыларга 5:21).

     Кешеләр бүген бик озак яшәмиләр шул. Шулай да Аллаһы вәгъдә бирә: тәкъва кешеләр мәңге яшәячәк, үлеләр үледән терелтеләчәк, шулай итеп, Гайсәнең йолым корбаны соңгыларына да файда китерәчәк (Зәбур 37:29; 1 Көринтлеләргә 15:22).

  3.   Гайсә үз «үлеменә кадәр, Аллаһыга тыңлаучан булып калган». Шулай итеп, ул кешенең нинди сынауларга гына дучар булса да Аллаһыга тугры кала алуын исбатлаган (Филипиялеләргә 2:8).

     Адәмнең тәне һәм мие камил булса да, ул Аллаһыга каршы чыккан. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки ул үзе турында гына уйлап, үзенеке булмаганны тели башлаган (Яратылыш 2:16, 17; 3:6). Күпмедер вакыт узганнан соң, Аллаһының явыз дошманы Шайтан бар кешеләрнең ниятләрен шик астына алган. Ул болай дип әйткән була: кешенең тормышы куркыныч астында булса, ул Аллаһыга буйсынырга түгел, ә үзен коткарырга теләр (Әюп 2:4). Әмма аныңча килеп чыкмаган: Гайсә үзенең хурлыклы һәм газаплы үлеменә кадәр Аллаһыга тугрылык саклаган һәм аңа буйсына торган булган (Еврейләргә 7:26). Нәтиҗәдә, мәсьәлә хәл ителгән: кеше, нинди генә сынауга дучар булса да һәм аның башына нинди генә бәла төшсә дә, Аллаһыга тугрылык саклый ала.

 Гайсә пәйгамбәрнең үлеменә кагылышлы сораулар

  •   Гайсәгә кешеләрне йолып алыр өчен чыннан да үләсе булганмы? Ник Аллаһы үлем җәзасын гамәлдән чыгармаган?

     Аллаһының кануны буенча, «гөнаһ өчен түләү — үлем» (Римлыларга 6:23). Аллаһы Адәмне шушы кануннан азат итмәгән, ул, киресенчә, аңа тыңламасаң үләрсең дигән булган (Яратылыш 3:3). Адәм гөнаһ кылгач, «ялганлый алмый торган» Аллаһы үз сүзен тоткан (Титуска 1:2). Нәтиҗәдә, Адәм үз токымнарына гөнаһ кына түгел, ә гөнаһ өчен әҗерне — үлемне дә тапшырган.

     Гөнаһлы кешеләр үлем җәзасына дучар, ләкин Аллаһы үз «юмарт игелеге бөек» булганга алардан ваз кичми (Эфеслеләргә 1:7). Гадел һәм шәфкатьле Аллаһы булганга, ул камил Гайсәне кешеләрне йолып алсын өчен җиргә җибәргән.

  •   Гайсә пәйгамбәр кайчан үлгән?

     Гайсә кояш баюдан соң «тугызлар тирәсендә», ягъни яһүдләрнең календарендагы көндезге өчләрдә үлә (Марк 15:33—37, искәрмә). Заманча календарьлар буенча, Гайсә б. э. 33 елының 1 апрелендә, җомга көнне үлгән.

  •   Гайсә пәйгамбәр кайда үлгән?

     Гайсәне «„Баш Сөяге“, ягъни еврейчә Голго́фа... дип аталган урында» җәзага тарталар (Яхъя 19:17, 18). Бу урын ул вакытта Иерусалим «шәһәре капкасы тышында» урнашкан була (Еврейләргә 13:12). Күрәсең, ул җир тирә-юнь белән чагыштырганда биегрәк булган, чөнки Инҗилдә кайберәүләр Гайсәнең җәзалануын «ерактан гына карап торган» диелә (Марк 15:40). Ничек кенә булмасын, Голгофаның кайда урнашканын төп-төгәл әйтеп булмый.

  •   Ничек Гайсә пәйгамбәр үлгән?

     Күпләр Гайсәнең хачта үлгәнен күз алдына китерә, әмма Изге Язмаларда: «Ул безнең гөнаһларыбызны үз тәнендә баганага күтәрде»,— диелә (1 Петер 2:24). Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләр Гайсәнең җәзалануына кагылышлы ике грек сүзе — стаурос һәм ксилон куллана. Күп белгечләр бу ике сүз «туры куелган бүрәнәне яки колганы» аңлата дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

  •   Гайсә пәйгамбәрнең үлемен истә тотар өчен нәрсә эшләргә?

     Яһүдләрнең Пасах бәйрәме кич белән үткәндә, Гайсә үз шәкертләре белән бергә җыелып аларга: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 11:24). Берничә сәгатьтән соң аны үлемгә дучар иткәннәр.

     Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләр Гайсәне Пасах бәйрәмендә корбан итеп чалына торган бәрән белән чагыштырганнар (1 Көринтлеләргә 5:7). Пасах бәйрәмен уздырып, исраиллеләр коллыктан азат булуларын искә төшереп торган кебек, Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәреп мәсихчеләр дә гөнаһ белән үлемнән азат булуларын искә төшереп торалар. Ай календарендагы 14 нисан көнне үткәрелә торган Пасах бәйрәмен ел да үткәрергә кирәк булган; беренче гасырдагы мәсихчеләр дә Кичәне ел саен үткәргәннәр.

     Ел саен 14 нисан көнне миллионлаган кеше бөтен дөнья буенча Гайсәнең үлемен искә ала.