Төп мәгълуматка күчү

Тора нәрсә ул?

Тора нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Тора дигән сүз «нәсыйхәт», «тәгълимат» яисә «закон» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзеннән килгән a (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; 3:1; 28:4). Биредә бу сүзнең Изге Язмаларда ничек кулланылганы китерелә.

  •   Тора дигәндә, Изге Язмаларның беренче биш китабын — Яратылыш, Чыгыш, Левилеләр, Саннар һәм Канун китабын еш кына күздә тоталар, татар телендә аны Тәүрат итеп беләләр. Тәүратны Муса пәйгамбәр язган булган, шуңа күрә аны еш кына «Муса кануны китабы» дип атыйлар (Йошуа 8:31; Никами 8:1). Күрәсең, Муса Тәүратны башта бер китап итеп язган, аннары аны куллану кулай булсын өчен биш китапка бүлгәннәр.

  •   «Гөнаһ йолу корбаны турындагы канун [тора]», «махау турындагы канун [тора]» һәм «нәзир турындагы канун [тора]» кебек Исраил халкына бирелгән кануннарны шулай ук тора дип атыйлар (Левилеләр 6:25; 14:57; Саннар 6:13).

  •   Кайчак тора сүзе әти-әнидән, ак сакаллардан яисә Аллаһыдан килгән нәсыйхәткә һәм тәгълиматка карата кулланыла (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; 3:1; 13:14; Ишагыя 2:3, искәрмә).

Тәүратта нәрсәләр язылган?

  •   Аллаһының Гадән бакчасыннан башлап Муса үлүенә кадәр кешеләр белән мөнәсәбәтләре (Яратылыш 1:27, 28; Канун 34:5).

  •   Муса канунындагы күрсәтмәләр (Чыгыш 24:3). Бу Канун үз эченә 600 дән артык әмерне ала. Алар арасында иң яхшы билгеле әмер — Шема, ягъни яһүдләр динен тоту. Шеманың бер өзегендә: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен кодрәтең белән ярат»,— диелә (Канун 6:4—9). Гайсә пәйгамбәр бу әмерне «иң мөһим һәм беренче әмер» дип атаган (Маттай 22:36—38).

  •   Аллаһы Тәгаләнең — Йәһвә исеме якынча 1 800 тапкыр очрый торган өзекләр. Тәүратта Аллаһының исемен куллану тыелмый, киресенчә Аллаһы халкы бу исемне кулланырга тиеш дигән боерык бирелә (Саннар 6:22—27; Канун 6:13; 10:8; 21:5).

Тәүрат турындагы ялгыш фикерләр

 Ялгыш фикер: Тәүратта язылган кануннар мәңге кулланырлык, алар беркайчан да кулланыштан чыкмас.

 Факт: Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Тәүраттагы кайбер әмерләр, мәсәлән, Шимбә көненә, руханилык хезмәтенә һәм Йолу көненә кагылышлы әмерләр «гасырларга төзелгән» дип әйтелә (Чыгыш 31:16; 40:15; Левилеләр 16:33, 34, «Яков патша тәрҗемәсе»). Ләкин бу шигырьләрдә кулланылган еврей сүзе берәр әмернең мәңге түгел, ә күпмедер вакыт актуаль булуын аңлата b. Муса кануны килешүе якынча 900 ел кулланышта булганнан соң, Аллаһы «яңа килешү» төзәргә вәгъдә иткән (Ирмия 31:31—33). «„Яңа килешү диеп, ул [Аллаһы] үткәндәгесен гамәлдән чыгара» (Еврейләргә 8:7—13). Муса кануны килешүе якынча 2 000 ел элек Гайсә Мәсихнең үлеме нигезендә яңасына алыштырылган булган (Эфеслеләргә 2:15).

 Ялгыш фикер: яһүдләрнең бер буыннан икенчесенә сөйләп өйрәтелгән йолалар белән Талмуд Тәүратта язылганнарга тиң.

 Факт: Изге Язмаларның бер өзегендә дә Аллаһының Мусага язып куелган Тәүратка кушып тел канунын биреп җибәргәне турында әйтелми. Ләкин менә нәрсә диелә: «Йәһвә Мусага: „Бу сүзләрне язып куй... диде“» (Чыгыш 34:27). Тел канунын соңрак язып куялар, аны Мишна итеп беләләр; тора-бара ул Талмуд эченә керә һәм үз эченә фарисейлар керткән яһүди йолаларны ала. Бу йолалар Тәүратта язылганнарга еш кына туры килми. Моны истә тотып, Гайсә фарисейларга: «Сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез»,— дигән (Маттай 15:1—9).

 Ялгыш фикер: хатын-кызларга Тәүратта язылганнарны мәгълүм итәргә ярамый.

 Факт: Муса канунында әйтелгәнчә, бөтен Канун Исраил халкы, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар алдында укылырга тиеш булган. Сәбәбе? «Халык тыңласын өчен һәм Аллаһы Йәһвә турында белеп, аны тирән хөрмәт итсен өчен һәм бу Канунның бөтен сүзләрен җентекләп үтәсен өчен» (Канун 31:10—12) c.

 Ялгыш фикер: Тәүратта яшерен хәбәрләр саклана.

 Факт: Тәүратны язган Муса пәйгамбәр әйтүенчә, Тәүратта язылганнар ачык һәм бар кешеләргә аңлаешлы, аның эченә бернинди дә яшерен мәгънә салынмаган (Канун 30:11—14). Тәүратта яшерен хәбәрләр саклана дигән фикер үз башлангычын яһүдләрдә киң таралган каббала тәгълиматларыннан (табигатьтән тыш илаһи көч белән турыдан-туры бәйләнеше бар дип ышану) ала. Бу ышануны яклаучылар Изге Язмаларны «оста төзелгән» ысуллар кулланып аңлата (2 Петер 1:16) d.

a «Краткая еврейская энциклопедия», 8 том, 1002 битне карагыз.

b «Theological Wordbook of the Old Testament», 2 том, 672—673 битләрне карагыз.

c Мисал өчен: «Encyclopaedia Judaica» дигән китапта Тәүратны каббалистик ысулны кулланып аңлату турында: «Тәүратта язылганнар гап-гади, шулай да тирәнрәк казыган саен төрле яшерен хәбәрләргә тап буласың»,— диелә (2 нче басма, 11 том, 659 бит).

d Яһүдләрдә хатын-кызларга Тәүратта язылганнарны мәгълүм итү тыелса, Тәүратның үзендә гел икенче төрле караш чагыла. Мәсәлән, Мишнада Элиезер бен Гиркан исемле раввинның: «Тәүратны үз кызына укыткан кеше аны оятсызлыкка өйрәтә»,— дигән сүзләре китерелә (Сота 3:4). Иерусалим Талмудында аның: «Тәүратта язылганнар хатын-кызга мәгълүм булмасын, аның утта януы хәерлерәк»,— дигән башка сүзләре язылган (Сота 3:19).