Ни өчен кешеләр тыныч-тату яши алмый?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Кешеләр дөньяда тынычлык булсын өчен тырышлыклар куеп торсалар да, һаман да уңышка ирешә алмый. Ни өчен? Берничә сәбәпкә игътибар итик.
«Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый» (Иремия 10:23). Кешеләр үзләре белән идарә итә ала торган я үзләре белән идарә итәргә хокуклары булган затлар итеп яратылмаган. Шуңа күрә алар җир йөзендә тынычлык булдыра алмый.
«Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз. Адәмнең рухы чыкты исә, ул кире туфрагына кайтыр, тоткан исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыгар» (Мәдхия 145:3, 4). Хөкүмәт башлыклары, хәтта иң изге ниятләрдән чыгып эш итүчеләре сугышларга китергән сәбәпләрне юк итә алмый.
«Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр... рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан... булырлар» (2 Тимутигә 3:1—4). Без бүгенге явыз дөньяның соңгы көннәрендә яшибез һәм кешеләрнең киң таралган карашы аркасында тыныч-тату яшәү мөмкин түгел.
«Җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште» (Ачылыш 12:12). Аллаһының дошманы Иблис җир тирәсендә генә яшәр өчен күктән ыргытылган булган һәм кешеләрне үз явыз рухын үзләштерергә этәрә. Ул «бу дөньяның идарәчесе», шуңа күрә кешеләр тыныч-тату яши алмый (Яхъя 12:31).
«[Аллаһы Патшалыгы] барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Данил 2:44). Кеше хөкүмәтләре түгел, ә Аллаһы Патшалыгы, мәңгегә чын тынычлык китереп безнең теләгебезне үтәячәк Мәдхия 144:16).