Төп мәгълуматка күчү

Меңләгән кеше Үзәк Америка филиалына килә

Меңләгән кеше Үзәк Америка филиалына килә

2015 ел эчендә якынча 175 000 кунак Йәһвә Шаһитләренең Мексикада урнашкан Үзәк Америка филиалына экскурсиягә килгән булган. Димәк, көненә 670 кеше экскурсия үткән! Күпләр зур төркемнәргә бүленеп һәм автобусларга заказ биреп килгән булган. Кайберәүләр үз сәяхәтләрен берничә ай алдан планлаштыра башлаган.

«Бәйтел проекты»

Кайбер кешеләргә филиалга — без аны Бәйтел дип атыйбыз — килер өчен ниндидер үзгәрешләр күрергә туры килгән. Мәсәлән, Веракруз штатындагы (Мексика) бер җыелышта күпчелек кардәшләрнең автобуста 550 километр араны үтәргә акчалары булмаган. Шуңа күрә алар «Бәйтел проекты» дип аталган план төзегән. Алар төркемнәргә бүленеп аш пешерә һәм сата башлаган. Шулай ук алар пластик шешәләрне җыеп боларны акчага тапшыра торган булганнар. Өч айдан соң аларның барырга акчалары җыелган.

Шулкадәр тырышасы булганмы? Әлбәттә, булган! Мәсәлән, теге җыелыштан Люсио исемле бер егет: «Бәйтелгә барып килгәч, мин үземә рухи максатлар куйдым. Хәзер мин җыелышыма күбрәк файда китерергә тырышам»,— дип язган. Ә 18 яшьлек Элизабет: «Бәйтелдә мин Йәһвәнең хезмәтчеләренә хас булган яратуны күрдем һәм сиздем. Һәм минем Аллаһыга күбрәкне сарыф итәсем килә башлады. Шуңа күрә мин тулы вакытлы хезмәт башларга булдым»,— дигән.

Алар меңнәрчә килә

Кайчак бер көн эчендә экскурсияне меңләгән кеше үтә. Экскурсияләрне оештыра торган кешеләр барысын да җылы кабул итәргә тырыша. «Күп кунакларның килүләре шатландыра,— ди Лиззи.— Кунакка килгән кешеләрнең рәхмәт сүзләрен һәм филиалга килер өчен куйган тырышлыклары турында сөйләүләрен ишетү рухландырып җибәрә».

Меңләгән кешеләрне кабул итәргә өлгерер өчен, Бәйтелдә хезмәт итүчеләр экскурсия үткәрә. Өстәмә вакыт эшләргә туры килсә дә, алар килүчеләргә кунакчыллык күрсәтергә ярата. «Экскурсиядән соң,— ди Хуан,— кунакларның йөзләре шатлыктан балкый. Әйе, тырышлыкларым заяга түгел».

«Балалар аларны бик ярата»

Балаларга да Бәйтелдә ошый. Компьютер бүлегендә хезмәт итүче Норико менә нәрсә ди: «Мин экскурсиягә килгән, төркемә билгеләнгән балалардан: „Сезнең Бәйтелдә хезмәт итәсегез киләме?“ — дип сорыйм. Алар: „Әйе!“ — дип җавап кайтаралар». Балаларның иң яраткан урыннары — Камил тора торган урын. Алар «Йәһвәнең дусты бул» дигән исем йөрткән мультфильмнардагы тулы буйга кәгазьдән ясалган Камил һәм Сания белән фотографиягә теләп төшә. «Балалар аларны бик ярата»,— ди Норико.

Күп балалар бәйтелчеләрнең хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерә. Мәсәлән, Мексикадан Генри исемле бер кечкенә малай Бәйтелгә килгәч копилкага җыйган акчасын ирекле иганә итеп биргән. «Зинһар өчен, бу акчаны басмаларның бастырылуына кулланыгыз»,— дип язган ул үз хатында, шул хатны ул ирекле иганәсе белән бергә филиалга җибәргән булган. «Йәһвәгә хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт сезгә»,— дип әйтелә аның хатында.

Рәхим итегез!

Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча урнашкан филиалларында һәм типографияләрендә кунаклар өчен экскурсия үткәрә. Берәр филиалны карап килергә булсагыз, уңайсызланмагыз: рәхим итегез! Һичшиксез, экскурсия сезгә бик ошар! Экскурсияләребез турында күбрәк мәгълүматны сайтыбыздан белеп була (БЕЗНЕҢ ТУРЫНДА > ФИЛИАЛЛАР ҺӘМ ЭКСКУРСИЯЛӘР).