Төп мәгълуматка күчү

Сез афәтләр булганда ярдәм күрсәтәсезме?

Сез афәтләр булганда ярдәм күрсәтәсезме?

 Әйе, афәтләр булганда Йәһвә Шаһитләре еш кына ярдәм күрсәтә. Инҗилдә: «Бар кешегә, бигрәк тә имандашларыбызга, игелек эшлик»,— дип язылган (Гәләтиялеләргә 6:10). Шуңа күрә без Йәһвә Шаһитләренә дә, башка кешеләргә дә булышабыз. Без шулай ук эмоциональ һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки бәла-казалар булганда кешеләр нәкъ андый ярдәмгә мохтаҗ (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

Ярдәм ничек оештырыла?

 Берәр афәт үткәннән соң, җыелыш өлкәннәре җыелыштагы бар кешеләрнең хәлләрен һәм нәрсәгә мохтаҗ икәннәрен белешә. Аннары өлкәннәр китерелгән зыян һәм күрсәтелгән ярдәм турында Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалына хәбәр итә.

 Җирле җыелышларның ярдәме җитәрлек булмаса, кирәкле ярдәмне Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы оештыра. Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә нәкъ шулай эшләгән. Ачлык вакытында алар бер-берсе турында кайгырткан (1 Көринтлеләргә 16:1—4). Җирле филиал, булышлык күрсәтер өчен, Ярдәм итү комитетлары оештыра. Башка җирләрдә яшәүче Йәһвә Шаһитләре дә бу эштә катнашыр өчен, үз вакытларын, көчләрен һәм милкен сарыф итә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Бу эш акча ягыннан ничек тәэмин ителә?

 Йәһвә Шаһитләренең филиалларына җибәрелгән иганәләр шул исәптән афәттән зыян күргән кешеләр файдасына да кулланыла (Рәсүлләр 11:27—30; 2 Көринтлеләргә 8:13—15). Ярдәм күрсәткән ирекле хезмәтчеләр үз эшләре өчен хезмәт хакы алмый, шуңа күрә җыелган иганәләр эшчеләргә түләр өчен түгел, ә кирәкле ярдәм күрсәтер өчен кулланыла. Без иганәләрне сак тотабыз (2 Көринтлеләргә 8:20).