Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ | КҮКЛӘР

Күкләр

Күкләр

Күкләр темасы хакында күп фаразлар төзиләр һәм каты бәхәсләшәләр. Шулай да Изге Язмаларда күкләр турында язылганнар кешеләрнең карашларыннан бик аерылып тора.

Күкләр нәрсә ул?

КЕШЕЛӘР НИНДИ КАРАШТА ТОРА

Күкләр турында төрле карашлар бар. Мәсәлән:

  • Күп кенә христианнар «Яңа католик энциклопедиясе»ндә язылган сүзләр белән ризалашыр. Анда күкләр «Хуҗага тугры булып үлгән мөбарәк кешеләрнең мәңгелек йорты булачак урын» дип атала.

  • Раввин Бенцион Кравитц сүзләре буенча, яһүдләр дине игътибарны үлемнән соң булачак тормышка түгел, ә күбрәк бүгенге тормышка туплый. Ләкин ул: «Күктә җан иң зур рәхәтлек кичерә: Аллаһыны яхшырак аңлый башлый һәм аңа тагы да якынрак булып китә»,— ди. Кравитц шуны таный: «Яһүд дине күкләр турында өйрәтсә дә, Тәүратта аның турында бик аз әйтелә».

  • Индуизм һәм буддизм диннәрен тоткан кешеләр күкнең күп рухи катлары бар дип ышана. Анда берникадәр вакытка барып, кеше я җирдә яңадан туа я нирванага, ягъни Будда хәленә, керә. Бу торыш күктән дә югарырак.

  • Кайберәүләр күкләргә кагылышлы бар дини карашларны кире кага һәм бу карашлар буш нәрсә дип әйтә.

Күкләр темасы турында күп фаразлар төзиләр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ

Изге Язмалар буенча, «күкләр» дигән сүзнең төрле мәгънәләре бар. Мәсәлән:

  • Кошларның барлыкка китерелүе сурәтләнгәндә, Яратылыш 1:20 дә: «Җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен»,— дип әйтелә. Бу очракта «күкләр» сүзе атмосфераны, күз күрә алган күкне аңлата.

  • Ишагыя 13:10 да «күкләрдәге йолдызлар һәм аларның йолдызлыклары» искә алына. Без бу күкләрне космос дип атыйбыз.

  • Изге Язмаларда, «күкләр» — Аллаһының «яшәү урыны» һәм фәрештәләр дә күктә яши, дип әйтелә (1 Патшалар 8:30; Маттай 18:10). Игътибар итегез: «күкләр» һәм «күк» дигән сүзләр фәкать метафора түгел, алар чынлыкта булган яшәү урынын сурәтли *.

«Күктән аска кара, изге һәм данлыклы югары торагыңнан күз сал» (Ишагыя 63:15).

Яхшы кешеләр, үлгәч, күккә барамы?

Изге Язмаларда, җир — бары тик вакытлыча тору урыны һәм без үлемне көтәргә, ә аннары күккә барырга тиешбез, дип әйтелми. Аллаһы Сүзендә, үлем Аллаһының башлангыч ниятенә кермәгән икәнлеге ап-ачык күрсәтелә. Игътибар итегез:

  • Аллаһы беренче ир белән хатын-кызга: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз»,— дип кушкан (Яратылыш 1:28). Җир кешенең мәңге йорты булырга һәм кеше анда мәңге яшәргә тиеш булган. Беренче кешеләр Аллаһының әмеренә буйсынмаса гына, үләчәк дип әйтелгән булган. Кызганычка каршы, алар Аллаһыга буйсынмаган (Яратылыш 2:17; 3:6).

  • Беренче кешеләрнең буйсынмаучанлыгы үзләренә генә түгел, ә шулай ук токымнарына да үлем китергән (Римлыларга 5:12). Кешелекнең берәр өмете калганмы?

  • Инҗилдә: «Аллаһы вәгъдәсе буенча, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне * көтеп яшибез»,— диелә (2 Петер 3:13). Үз Патшалыгы ярдәмендә Аллаһы җирдә үзе ниятләгән шартларны кайтарачак. Шунда «үлем инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4). Сүз күктәгеме я җирдәге тормыш турында барамы? Нәрсәдер «инде» булмаячак дип әйткәндә, шул нәрсә башта булырга тиеш. Ләкин күктә үлем беркайчан да булмаган бит. Димәк, бу шигырьдә сүз җир турында бара. Аллаһы безне җирдәге тормыш өчен барлыкка китергән, һәм без монда яраткан кешеләребез белән яшәргә телибез. Изге Язмаларда, шулай ук, үлгәннәр тереләчәк һәм үз яраткан кешеләре белән яши алачак, дип әйтелә (Яхъя 5:28, 29).

Күп кенә кеше Изге Язмаларда күкләр турында нәрсә язылганын белгәч, бик шатланган. Мәсәлән, элек католик булган Джордж болай ди: «Изге Язмаларның җирдә мәңге яшәү турындагы тәгълиматы бик юата. Бу тәгълимат, күккә бару турындагы тәгълиматка караганда, аңлаешлырак» *.

«Күк Ходайныкы, ә җирне Ул адәм улларына биргән» (Зәбур 113:24).

^ 13 абз. Әлбәттә, Аллаһы — рух ул, һәм аның тәне физик түгел (Яхъя 4:24). Димәк, аның яшәү урыны Галәмнең берәр урынында түгел, ә рухи сферада.

^ 19 абз. «Яңа җир» дигән сүзтезмә яңа планетаны аңлатмый. Бу символик төшенчә җирдә яшәячәк, Аллаһы хуплаган кешеләр җәмгыятен аңлата (Зәбур 65:4).

^ 20 абз. Изге Язмалар буенча, Гайсә белән бергә күктә Аллаһы Патшалыгында 144 000 кеше генә идарә итәчәк (1 Петер 1:3, 4; Ачылыш 14:1).