Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЧЫННАН ДА АЛЛАҺЫ СҮЗЕМЕ?

Изге Язмалар чыннан да «Аллаһы тарафыннан рухландырылганмы»?

Изге Язмалар чыннан да «Аллаһы тарафыннан рухландырылганмы»?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР Аллаһы китабы икәненә сез ышанасызмы? Яисә ул кешелек зирәклегенә генә нигезләнгән китап дип уйлыйсызмы?

Моның турында үзләрен христианнар дип атаучылар арасында да бетмәс бәхәсләр бара. Мәсәлән, 2014 елда АКШта үткәрелгән Гэллап институты сораштыруы буенча, күпчелек христианнар «Изге Язмалар ниндидер дәрәҗәдә Аллаһы белән бәйле» икәненә ышанган. Ә һәр бишенче кеше Изге Язмаларны — «кешеләр язган борынгы әйтемнәр, риваятьләр, тарих һәм үгет-нәсыйхәтләр» китабы дип санаган. Изге Язмаларда исә «бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» диелә (2 Тимутигә 3:16). Әйдәгез, бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын карап чыгыйк.

«АЛЛАҺЫ ТАРАФЫННАН РУХЛАНДЫРЫЛГАН»

Изге Язмалар 66 кечкенә китаптан тора. Аны якынча 40 кеше 1 600 ел дәвамында диярлек язган. Изге Язмаларны кешеләр язган булса, ул Аллаһыдан була аламы? Чынлыкта «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дигән сүзләр бу мәгълүматның чыганагы Аллаһы булганын дәлилли. Изге Язмаларда бу болай аңлатыла: «Кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгән» (2 Петер 1:21). Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы үз хәбәрен Изге Язмалар китапларын язучыларга үзенең күзгә күренми торган көче, ягъни изге рухы, ярдәмендә җиткергән. Моны директор үз сәркатибе аша язган хаты белән чагыштырып була. Бу мисалдан күренгәнчә, хатның авторы — хатны язучы түгел, ә хатны яздыртучы.

Изге Язмаларның кайбер язучылары Аллаһы хәбәрен фәрештәләрдән ишеткән. Башкалары күренешләр алган. Кайвакыт Аллаһы кешеләргә махсус төшләр биргән. Кайбер очракларда Аллаһы кешеләргә күргәннәрен һәм ишеткәннәрен үз сүзләре белән язарга рөхсәт иткән, ә кайчак нәрсә язарга икәнен әйтеп торган. Һәрхәлдә, Изге Язмаларны язучылар үз фикерләрен түгел, ә Аллаһыныкын җиткергән.

Изге Язмаларда язылган фикерләрнең авторы Аллаһы дип әйтеп буламы? Әйдәгез, Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына өч дәлилне карап чыгыйк.