Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезнең хезмәтегез чыкка охшашмы?

Сезнең хезмәтегез чыкка охшашмы?

БЕЗНЕҢ хезмәтебез мөһим һәм кыйммәтле. Әмма вәгазьдә очраган һәр кеше дә моны аңламый. Кеше Изге Язмалардагы хәбәр белән кызыксынса да, кайчакларда Аллаһы Сүзен безнең белән өйрәнүне кирәк дип тапмый.

Ге́йвин исемле ир кеше очрагында шулай булган да. Ул җыелыш очрашуларына йөри башлаган, әмма Изге Язмаларны өйрәнү тәкъдимен кире каккан. Ул болай ди: «Минем Изге Язмалар турында белемнәрем аз иде, шуңа күрә наданлыгымны сиздерәсем килмәде. Мин алданырга һәм үз өстемә бурыч алырга курыктым». Сез аның турында нәрсә уйлар идегез? Сез аңа кул селтәп китеп барыр идегезме? Әлбәттә, юк! Изге Язмалардагы хакыйкатьләр кешегә уңай тәэсир ясарга сәләтле. Борынгыда Йәһвә үз халкына болай дигән: «Сүзләрем чыктай тамар, чирәмгә тыныч кына яуган яңгырдай» (Кан. 31:19, 30; 32:2). Әйдәгез, чыкның кайбер үзенчәлекләрен карап чыгып, хезмәтебездә төрле кешеләргә ничек сыйфатлырак ярдәм итеп булганлыгы турында белик (1 Тим. 2:3, 4).

КАЙСЫ ЯКТАН ХЕЗМӘТЕГЕЗ ЧЫККА ОХШАШ?

Чык йомшак. Чык әкренләп, һавадагы су парларының куеруы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Йәһвәнең сүзләре нинди мәгънәдә чыктай тамган? Ул үзенең халкы белән игелекле, йомшак һәм әдәпле итеп сөйләшкән. Кешеләрнең карашларын хөрмәт итеп, без Аллаһыдан үрнәк алабыз. Без кешеләрне үзләренә уйланырга һәм үз нәтиҗәләрен ясарга дәртләндерәбез. Андый хөрмәт күрсәткәндә, кешеләр безнең сүзләребезне теләбрәк кабул итәчәк, ә хезмәтебез уңышлырак булачак.

Чык сафландыра. Кешеләрнең кызыксынуын ничек яхшырак үстереп була икәнлеге турында уйлансак, безнең хезмәтебез башкаларны сафландырачак. Алдарак әйтеп кителгән Гейвинны Изге Язмалар өйрәнергә беркем дә кыстамаган. Киресенчә, аңа башта өйрәнүне тәкъдим иткән Крис исемле абый-кардәш Изге Язмалар буенча фикер алышканда Гейвин үзен иркенрәк хис итсен өчен бүтән төрле ысуллар эзли башлаган. Крис Гейвинга Изге Язмаларның төп темасы барлыгы турында әйткән һәм моны белү аңа җыелыш очрашуларында ишеткәннәрен яхшырак аңларга булышачак дигән. Аннары Крис Изге Язмаларның дөреслегенә аның үзен нәрсә ышандырганы турында сөйләгән. Нәтиҗәдә, бу сөйләшү пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе турында берничә фикер алышуга китергән. Бу Гейвинны рухландырып җибәргән, һәм ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

Чык җанландыра. Борынгы Исраил җирендә кайчак эсселек һәм корылык вакытында яңгырлар айлар буе яумаган. Чык булмаса, үсемлекләр корып бетәр иде. Кешеләр бүген, Йәһвә алдан әйткәнчә, рухи корылык вакытында яши (Амус 8:11). Аллаһы майланган мәсихчеләрнең, үзләренең ярдәмчеләре «башка сарыклар» белән бергә яхшы хәбәрне таратып, «Йәһвә биргән чык кебек» булачагын вәгъдә иткән (Мик. 5:7; Яхъя 10:16). Патшалык хакындагы яхшы хәбәр хакыйкатькә сусаучылар өчен тормыш биргән Йәһвә бүләкләренең берсе. Без бу хәбәрне кадерлибезме?

Чык — Йәһвәнең фатихасы (Кан. 33:13). Безнең хезмәтебез яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр өчен фатиха булырга мөмкин. Гейвин нәкъ шундый фатихага ия булган да. Изге Язмаларны өйрәнеп, ул бөтен сорауларына җавап тапкан. Ул рухи яктан тиз үскән һәм суга чумдырылу үткән. Хәзер ул үзенең хатыны Джойс белән ашкынып вәгазьләү эшендә катнаша.

Йәһвә Шаһитләре җирне Патшалык хакындагы хәбәр белән сугара

ХЕЗМӘТЕГЕЗНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ

Чык турында уйлану безгә шулай ук вәгазьләү эшенә керткән тырышлыкларыбызны кадерләргә ярдәм итә. Ничек итеп? Аерым су тамчылары әллә ни күпне эшли алмый, ә менә миллионлаган чык бөртекләре җир өстен сугара. Шул рәвешчә, хезмәттәге тырышлыкларыбыз безгә бик кечкенә булып күренергә мөмкин. Әмма Йәһвәнең бөтен хезмәтчеләренең күмәкләшеп куйган тырышлыклары нәтиҗәсендә яхшы хәбәр «бар халыкларга» вәгазьләнә (Мат. 24:14). Безнең хезмәтебез башкалар өчен фатиха булырмы? Хәбәребез чыктай йомшак, сафландыргыч һәм җанландыргыч булса, кеше, һичшиксез, Йәһвә фатихасын татый алыр!