Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәфрәт бөтенләй юк ителәчәк!

Нәфрәт бөтенләй юк ителәчәк!

Без үз йөрәгебездән нәфрәт хисен йолкып ташласак та, башка кешеләрнең эшләрен һәм мөнәсәбәтен үзгәртә алмыйбыз. Гаепсез кешеләр нәфрәт аркасында әле дә газап чигә. Нәфрәтне бөтенләй юк итеп буламы?

Тик Йәһвә Аллаһы гына бүген янган нәфрәт учагын тулысынча һәм мәңгегә сүндерә ала. Изге Язмаларда нәкъ моның турында язылган (Гыйбрәтле сүзләр 20:22).

АЛЛАҺЫ НӘФРӘТНЕҢ ЧЫГАНАКЛАРЫН ЮК ИТӘЧӘК

  1. 1. ШАЙТАН ИБЛИС. Шайтан — фетнә күтәргән фәрештә — бүген таралган нәфрәт өчен җаваплы. Аллаһы Шайтанның үзен дә, аның тәэсирендә булган кешеләрне дә һәлак итәчәк (Зәбур 37:38; Римлыларга 16:20).

  2. 2. ШАЙТАННЫҢ ЯВЫЗ ДӨНЬЯСЫ. Аллаһы нәфрәт учагына утын өстәүче сәясәтчеләрне һәм дини җитәкчеләрне бетерәчәк. Ул шулай ук бозык, комсыз коммерция системасын да җимерәчәк (2 Петер 3:13).

  3. 3. КЕШЕ КАМИЛСЕЗЛЕГЕ. Изге Язмалар буенча, бар кешеләр гөнаһны мирас итеп алган, шуңа күрә безнең дөрес булмаган хисләргә, уйларга һәм эшләргә омтылышыбыз бар (Римлыларга 5:12). Башкаларны нәфрәт итү — гөнаһлы омтылышларыбызның берсе. Аллаһы кешеләргә андый явыз теләкләрдән арынырга булышачак, һәм, нәтиҗәдә, нәфрәтнең эзе дә калмаячак (Ишагыя 54:13).

ДӨНЬЯ НӘФРӘТТӘН АЗАТ ИТЕЛӘЧӘК

  1. 1. БЕРКЕМ ДӘ ГАДЕЛСЕЗЛЕККӘ ОЧРАМАЯЧАК. Дөнья белән Аллаһы Патшалыгы — күктәге гадел мәңгелек хөкүмәт — идарә итәчәк (Даниял 2:44). Тискәре мөнәсәбәт юкка чыгачак. Аллаһы бар кешеләр өчен гаделлек урнаштырачак (Лүк 18:7).

  2. 2. ҺӘРКЕМ ТЫНЫЧЛЫКТА ЯШӘЯЧӘК. Беркем дә көч куллану һәм сугышлар аркасында газап чикмәячәк (Зәбур 46:9). Җир йөзендә тик тынычлык яратучы кешеләр генә яшәгәнгә, иминлек хөкем сөрәчәк (Зәбур 72:7).

  3. 3. БАРЫСЫ ДА КАМИЛ ДӨНЬЯДА МӘҢГЕ ЯШӘЯЧӘК. Бар кешеләр бер-берсен яратып яшәячәк (Маттай 22:39). Начар уйлар һәм хәтирәләр хәтта күңелгә дә килмәячәк (Ишагыя 65:17). Ул вакытта нәфрәттән котылган кешеләр «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:11).

Сез андый дөньяда яшәргә теләр идегезме? Инде хәзер күп кенә кеше, Изге Язмалардагы принципларны кулланып, нәфрәт хисеннән арынган (Зәбур 37:8). Моны бөтен дөнья буенча яшәүче миллионлаган Йәһвә Шаһитләре турында әйтеп була. Төрле культураларына һәм чыгышларына карамастан, алар бер-берсен яратып, бердәм яши (Ишагыя 2:2—4).

Йәһвә Шаһитләре сезгә гаделсезлекне һәм дискриминацияне кичерергә булышучы Изге Язмалардагы принциплар турында сөйләргә шат булыр. Бу сезгә нәфрәт хисеннән арынырга һәм ярату үстерергә булышыр. Сез бар кешеләргә, хәтта нәфрәт күрсәтүче кешеләргә карата игелекле булырга өйрәнерсез. Нәтиҗәдә, сез бәхетлерәк булырсыз һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрегез яхшырыр гына. Өстәвенә, сез киләчәктә Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белерсез. Ул вакытта нәфрәт бөтенләй юк ителәчәк (Зәбур 37:29).