Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Аллаһының исеме бармы?
КЕШЕЛӘР НӘРСӘГӘ ЫШАНА? Кайберәүләр аның исеме юк, башкалар аның исеме «Аллаһы» я «Раббы», ә кемдер аның исемнәре күп ди. Ә сез ничек уйлыйсыз?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (Зәбур 83:18).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?
Аллаһының титуллары күп булса да, аның бер генә исеме бар. Бу исемне ул үзенә-үзе биргән (Чыгыш 3:15).
Аллаһының кем икәнлеге сер түгел; ул безнең үзе турында белүебезне тели (Рәсүлләр 17:27).
Аллаһының исемен белү аның белән дуслык үстерүдә беренче адым булырга мөмкин (Ягъкуб 4:8).
Аллаһы исемен әйтү дөресме?
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
Әйе
Юк
Белмим
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
«Аллаһың Йәһвәнең исемен тиешсез рәвештә кулланма» (Чыгыш 20:7). Аллаһы исемен әйтү дөрес, тик аны хөрмәтсез куллану гына тыела (Ирмия 29:9).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?
Муса пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсих Аллаһы исемен белгән һәм кулланган (Чыгыш 4:10; Яхъя 17:25, 26).
Аллаһы безне үзенә исеме буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра (Зәбур 105:1).
Аллаһының дошманнары кешеләр аның исемен онытсын өчен тырышлыклар куя (Ирмия 23:27).