Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Догаларны Тыңлаучы» Аллаһыбыз безне тыңларга шат (ЗӘБУР 65:2).

Аллаһы хуплавын алга таба да сорагыз

Аллаһы хуплавын алга таба да сорагыз

Аллаһы безгә искиткеч бүләк — дога кылып аның белән аралашу һәм аңа хисләребезне белдерү мөмкинлеген биргән. Давыт пәйгамбәр болай дигән: «И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер» (Зәбур 65:2). Әмма Аллаһы безне ишетсен өчен һәм фатихаласын өчен, ничек итеп дөрес дога кылырга?

ДОГА КЫЛГАНДА, БАСЫНКЫ ҺӘМ ЭЧКЕРСЕЗ БУЛЫГЫЗ

Шәхси догалар Аллаһыга «күңелләребезне бушатырга» — иң эчке хисләребезне белдерергә мөмкинлек бирә (Зәбур 62:8). Аллаһы Тәгалә чын күңелдән әйтелгән, эчкерсез догаларны кадерли. Ул безгә таныш булмаган телдә бер үк сүзләрне кабатлавыбызны я догаларны догалыктан укуыбызны теләми.

АЛЛАҺЫГА ИСЕМЕ БУЕНЧА ДӘШЕГЕЗ

Аллаһының күп титуллары бар. Алар арасында, мәсәлән, Аллаһы, Тәгалә, Ходай, Рәхимле, Шәфкатьле, Изге. Ләкин Аллаһының исеме бер генә. Ишагыя пәйгамбәр аша ул болай дигән: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем» (Ишагыя 42:8). Изге Язмаларда «Йәһвә» дигән исем якынча 7 000 тапкыр очрый. Күп кенә пәйгамбәрләр Аллаһыга исеме белән мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, Ибраһим пәйгамбәр: «И Йәһвә... сиңа сөйләргә батырчылык иттем»,— дип әйткән (Яратылыш 18:27). Без дә, дога кылганда, Аллаһыга «Йәһвә» дип дәшәргә тиеш.

ТУГАН ТЕЛЕГЕЗДӘ ДОГА КЫЛЫГЫЗ

Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, Аллаһы уй-фикерләребезне һәм хисләребезне аңлый. Аның Сүзе безне болай дип ышандыра: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35).

Ләкин, Аллаһы безне фатихаласын өчен, дога кылу гына җитми. Киләсе мәкаләләрдән без тагын нәрсә эшләргә кирәклеген күрербез.