Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында кешеләр «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:11)

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар сезгә борчылуларны җиңәргә ярдәм итә аламы?

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Әйе

  • Юк

  • Бәлки

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

«Бар мәшәкатьләрегезне [«борчылуларыгызны», искәрмә] [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Изге Язмаларда Аллаһы сезгә борчылуларыгызны җиңәргә булыша ала дигән ышандыру бар.

Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?

  • Дога ярдәмендә сез борчылуларны киметкән «Аллаһы тынычлыгын» ала аласыз (Филипиялеләргә 4:6, 7).

  • Өстәвенә, Аллаһы Сүзен уку сезгә стрессны җиңәргә ярдәм итә ала (Маттай 11:28—30).

Борчылулар кайчан да булса бетәрме?

Кайберәүләр... борчылулар һәм стресс кеше табигатенең өлеше дип уйлый, башкалар теге дөньяда гына алардан котылырбыз ди. Сез ничек уйлыйсыз?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аллаһы борчылуларның сәбәбен бетерәчәк. «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).

Изге Язмалардан тагын нәрсә белеп була?