Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Бал кортының куна белү осталыгы

Бал кортының куна белү осталыгы

БАЛ КОРТЛАРЫ берәр нәрсәгә һәр яктан диярлек исән-имин генә, һичбер кыенлыксыз куна ала. Алар моны ничек эшли?

Игътибар итегез. Берәр нәрсәгә исән-имин генә куну өчен бал корты кунганчы, үзенең шул нәрсәгә якынлашу тизлеген нольгә кадәр диярлек киметергә тиеш. Моны эшләр өчен акылга ятышлы бер юл — ике нәрсәне, ягъни очу тизлеген һәм кунасы нәрсәгә кадәр араны үлчәү, аннары тиешенчә очу тизлеген киметү. Әмма бу юл күпчелек бөҗәкләр өчен авыр булыр иде, чөнки аларның күзләре бер-берсенә якын урнашкан һәм күзләренең фокусы үзгәрми. Шуңа күрә алар араны үлчи алмый.

Бал кортының күрү сәләте бинокуляр күрү сәләтенә ия кешенекеннән шактый аерылып тора. Күрәсең, бал кортлары гади бер фактны куллана: берәр нәрсәгә якынлашканда ул зурая бара кебек тоела. Берәр нәрсәгә якынлашкан саен, шул нәрсәнең зурлыгы тизрәк арта бара. Австралиянең милли университетында үткәрелгән тәҗрибәләр буенча, бал корты кунасы нәрсәгә якынлашканда, очу тизлеген киметә бара. Ул моны шул нәрсәнең зурая баруы даими булып калсын өчен эшли. Аңа якынлашкач, аның тизлеге нольгә кадәр диярлек кими, һәм ул исән-имин генә куна.

Бер журналда әйтелгәнчә, бал кортының «куна белү осталыгы гади һәм киң кулланышка яраклы... Шуңа күрә моны оча торган роботларның идарә итү системаларында бик яхшы кулланып була» («Proceedings of the National Academy of Sciences»).

Сез ничек уйлыйсыз? Бал кортының куна белү осталыгы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?