Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИНТЕРВЬЮ | РАДЖЕШ КАЛАРИЯ

Нейробиолог үз иманы турында сөйли

Нейробиолог үз иманы турында сөйли

АНГЛИЯНЕҢ Ньюкасл университетында эшләгән профессор Раджеш Калария 40 елдан артык кеше миен өйрәнә. Элек ул эволюциягә ышанган, әмма соңрак үз карашларын үзгәрткән. Безнең хәбәрчебез аңардан аның эше һәм иманы турында интервью алган.

Үзегез турында бераз сөйләгезче.

Минем әтием Һиндстанда туган, ә әнием, һинд булса да, Угандада туган. Алар күбесенчә индуизм йолаларын тотып яшәде. Мин өч баланың икенчесе. Без Кениядә, Найробида яшәдек. Яныбызда күп кенә башка һинд кешеләре дә яшәде.

Ни өчен сез фән белән кызыксына башладыгыз?

Мине һәрвакыт хайваннар кызыктырды, һәм мин еш кына дусларым белән искиткеч матур табигатькә чыга идем һәм походларга йөри идем. Башта мин ветеринар булырга хыялландым. Ләкин Найробида колледж тәмамлагач, мин Англиягә, Лондон университетында патология буенча укырга киттем. Соңрак мин кеше мие тикшерүе белән шөгыльләнә башладым.

Тикшерүләрегез дини карашларыгызга тәэсир иттеме?

Әйе. Фәнне күбрәк өйрәнгән саен, миңа индуизм мифологиясенә һәм йолаларына ышану авыррак булды. Бу йолалар хайваннарга һәм потларга табынуны да үз эченә ала.

Ни өчен сез эволюция теориясенә ышана башладыгыз?

Яшь чагымда без яшәгән җирдә күпләр кеше эволюциясе Африкада башланган дигән карашта торды, һәм без еш кына мәктәптә моның турында фикер алыша идек. Шулай ук укытучылар һәм университеттагы профессорлар да бездә, студентларда, бар хөрмәтле галимнәр эволюциягә ышана дигән фикер тудырды.

Ни өчен сез тормышның барлыкка килүе турындагы сорауны яңадан карап чыгарга булдыгыз?

Мин биология белән анатомияне инде берничә ел өйрәнә идем. Шул вакытта бер курсташым миңа Йәһвә Шаһитләреннән Изге Язмалар турында белгәннәрен сөйләде. Бу мине бик кызыксындырды. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре Найробида безнең колледжның бер залында конгресс үткәргәндә, мин анда бардым. Соңрак ике миссионер миңа Изге Язмаларның берничә тәгълиматын аңлатты. Аларның Бөек Барлыкка Китерүченең барлыгына ышанулары һәм шуңа күрә аның тормышның мөһим сорауларына җавапны белгәне бер дә мифлар кебек яңгырамады. Бу миңа бик тә акылга ятышлы булып күренде.

Медицина буенча белем барлыкка китерүгә ышануыгызга комачауламадымы?

Юк, киресенчә! Мин, анатомияне өйрәнгәндә, тере затларның төзелеше нинди искиткеч һәм катлаулы икәнен күрдем. Шундый югары дәрәҗәдә катлаулы нәрсәләрнең очраклы гына барлыкка килүенә ышану минем өчен инде авыр иде.

Берәр мисал китерә аласызмы?

Мин 1971 елдан алып кеше миен өйрәнәм, һәм тәннең бу гаҗәеп әгъзасы мине гел таңга калдыра. Ми фикерләр чыганагы, һәм анда хәтер урнашкан. Ул организмның күп кенә эшчәнлеге белән идарә итә. Шулай ук ул безнең күп хис-тойгыларыбызның үзәге; анда тәннең үзеннән һәм тирә-яктан килгән мәгълүмат эшкәртелә.

Миебез андый эшне башлыча анда барган катлаулы химик реакцияләр һәм нейроннарның хикмәтле челтәре аркасында башкара; нейроннар минең төп күзәнәкләре. Кеше миендә күп миллиардлаган нейроннар бар; алар бер-берсе белән аксоннар дип аталган озын үсентеләр ярдәмендә тоташа. Бер нейрон башка нейроннар белән күп меңнәр бәйләнешләр булдырырга мөмкин. Ул моны дендритлар дип аталган тармакланган үсентеләр аша эшли. Нәтиҗәдә, мидәге бйләнешләрнең тулаем саны бихисап күп! Өстәвенә, нейроннар һәм дендритларның куе урманы буталчык хәлдә түгел, ә тәртиптә. Бу — гаҗәеп үрелгән челтәр.

Аңлатып бирегезче.

Бу челтәр баланың ана карынында үскән чагында һәм туганнан соң бик тәртипле рәвештә үрелә бара. Нейроннар үсентеләр җибәреп, үзләреннән берничә сантиметр ераклыктагы нейроннар белән тоташа, ә бу күзәнәкләр дөньясында шактый ара. Үсентегә берәр аерым күзәнәккә генә түгел, ә шул күзәнәкнең аерым бер өлешенә тоташырга кирәк булырга мөмкин.

Нейроннан яңа үсенте тармакланып чыккач, аны химик күрсәткечләр җитәкли. Алар, үсенте үз максатына ирешкәнче, аңа «тукта», «бар» я «борыл» ди. Ачык әмерләр булмаса, үсә барган үсентеләр тиздән адашыр иде. Бөтен бу процесс бик шәп оештырылган, ә җитәкчелек безнең ДНКда язылган.

Ләкин, икенче яктан, без минең ничек үсеш алганын һәм эш иткәнен, шул исәптән аның ничек хатирәләрне, хис-тойгыларны һәм фикерләрне барлыкка китергәнен әле тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз. Минем өчен, минең эшләве үзе дә, безнекеннән күпкә өстенрәк акылның барлыгына дәлил булып тора. Ә аның никадәр яхшы эшләгәне һәм никадәр гаҗәеп үсеш алганы турында әйтәсе дә юк.

Ни өчен сез Йәһвә Шаһите булып киттегез?

Йәһвә Шаһитләре миңа Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына дәлилләр күрсәтте. Мәсәлән, Изге Язмалар фәнни китап түгел, әмма анда фәнгә кагылышлы нәрсәләр турында сүз барганда, ул төгәл. Анда шулай ук төгәл пәйгамбәрлекләр дә бар. Һәм Изге Язмалардагы тәгълиматларны кулланган кешеләрнең тормышлары яхшыра. Минем тормышым моны дәлилли. 1973 елда Йәһвә Шаһите булып киткәннән бирле, Изге Язмалар минем җитәкчелегем булып тора. Нәтиҗәдә, мин мәгънәле тормыш алып барам, һәм ул миңа чын канәгатьлек китерә.