Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзендә гомосексуализм турында ни әйтелә?

Аллаһы Сүзендә гомосексуализм турында ни әйтелә?

КҮП кенә илләрдә бер җенестәге кешеләр арасындагы никахларга кагылышлы бәхәсләр кубып тора. Шулай да 2015 елны Кушма Штатларның Югары Мәхкәмәсе бер җенестәге кешеләр арасындагы никахларны бөтен ил буйлап рәсми рәвештә рөхсәт иткән. Шуннан бирле бу сорауны интернеттан тикшергән кешеләрнең саны күккә ашкан. Иң еш бирелә торган сорауларның берсе «Изге Язмаларда бер җенестәге кешеләр арасындагы никахлар турында нәрсә әйтелә?» дигән сорау булган.

Изге Язмаларда бер җенестәге кешеләр арасындагы никахларга кагылышлы рәсми хокуклар турында аерым әйтелми. Анда бу мәсьәләнең нигезендә яткан сорау карала: Аллаһы гомосексуализмга ничек карый?

Күп кенә кешеләр, Изге Язмаларны җентекләп тикшермәсә дә, бу сорауга җавап бирә ала дип уйлый. Әмма аларның җаваплары бер-берсенә капма-каршы килә! Кайберәүләр Аллаһы гомосексуализмны хөкем итә дип уйлый. Ә башкалар уйлавынча, Изге Язмалардагы «якыныңны үзеңне яраткандай ярат» дигән әмер теләсә нинди җенси тормыш алып барырга рөхсәт итә (Римлыларга 13:9).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Сезнеңчә, китерелгән фикерләрнең кайсысы дөрес?

  1. Изге Язмаларда гомосексуализм хөкем ителә.

  2. Изге Язмаларда гомосексуализм рөхсәт ителә.

  3. Изге Язмалар гомофобияне (гомосексуалистларга карата нәфрәт хисен я тискәре мөнәсәбәтне) хуплый.

ҖАВАПЛАР:

  1. ДӨРЕС. Изге Язмаларда: «Ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар... Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Шуны ук хатын-кызлар турында да әйтеп була (Римлыларга 1:26).

  2. ЯЛГАН. Изге Язмалар буенча, рәсми никахта булган ир белән хатын гына җенси мөнәсәбәтләргә керә ала (Яратылыш 1:27, 28; Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19).

  3. ЯЛГАН. Изге Язмалар гомосексуализмны хөкем итсә дә, ул гомосексуалистларга карата тискәре карашны, нәфрәттән чыгып җинаять кылуны я аларны җәберләүне хупламый (Римлыларга 12:18). [1]

Йәһвә Шаһитләре нәрсәгә ышана?

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы әхлакый нормалар буенча яшәү — иң акыллы юл дип саный һәм шулай яши дә (Ишагыя 48:17). [2] Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре һәртөрле җенси әхлаксызлыктан, шул исәптән гомосексуализмнан, кача (1 Көринтлеләргә 6:18). [3] Алар шулай яшәргә карар иткән, һәм алар моңа хокуклы.

Йәһвә Шаһитләре, кешеләрнең үзләренә нәрсә эшләүләрен теләсә, үзләре дә аларга шуны эшләргә тырышып, «алтын кагыйдә» буенча эш итә

Шул ук вакыт Йәһвә Шаһитләре «һәр кеше белән тыныч-тату яшәргә» омтыла (Еврейләргә 12:14). Алар, гомосексуализмнан качса да, башкаларга үз карашларын такмый, нәфрәттән чыгып гомосексуалистларга каршы җинаять кылмый һәм андый җинаятьләр турында ишеткәндә куанмый. Йәһвә Шаһитләре, кешеләрнең үзләренә нәрсә эшләүләрен теләсә, үзләре дә аларга шуны эшләргә тырышып, «алтын кагыйдә» буенча эш итә (Маттай 7:12).

Изге Язмалар гомосексуалистларга карата тискәре карашны хуплыймы?

Кайбер кешеләр санаганча, Изге Язмалар кешеләрдә гомосексуалистларга карата тискәре караш үстерә, ә андагы нормалар буенча яшәүчеләр түзмәүчелек күрсәтә. «Изге Язмалар кешеләр тар карашлы булган чорда язылган,— дип әйтә алар.— Бүген исә без төрле раса һәм милләт кешеләрен, шулай ук җенси мөнәсәбәтләргә карашлары төрле булган кешеләрне кабул итәбез». Алар өчен гомосексуализмны кире кагу тән төсе безнекеннән аерылып торган кешене кире кагу белән бер. Әмма андый чагыштыру урынлымы? Юк. Ни өчен?

Чөнки гомосексуаль тәртипне кире кагу һәм гомосексуалистларны кире кагу бер үк нәрсә түгел. Изге Язмалар бар кешеләрне хөрмәт итәргә чакыра (1 Петер 2:17). [4] Әмма бу һәртөрле тәртипне хупларга кирәк дигән сүз түгел.

Бер мисал китерик. Әйтик, сез тәмәке тартуны зыянлы һәм хәтта җирәнгеч гадәт дип табасыз, ә эшегездә берәрсе тәмәке тарта, ди. Сезнең тәмәке тартуга карашыгыз аныкыннан аерылып торганга күрә, үзегезне тар карашлы дип атап буламы? Ул тәмәке тартса, ә сез тартмасагыз, сез аңа тискәре караш белән карыйсыз дип әйтеп буламы? Ә ул сездән тәмәке тартуга карата карашыгызны үзгәртүегезне таләп итә башласа, ул чакта шул кеше тар карашлы һәм түзмәүчән булып чыкмасмы?

Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы әхлакый нормалар буенча яши. Алар Аллаһы Сүзе тыйган эшләрне хупламый. Шулай да алар тәртипләре үзләренекеннән аерылып торган кешеләрне мыскылламый да, җәберләми дә.

Изге Язмаларның карашы катгыймы?

Ә гомосексуализмга һәвәс кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар шундый булып туган дип әйтеп буламы? Ул чакта теләкләре буенча эш итүләрен хөкем итү мәрхәмәтсез булмас идеме?

Изге Язмаларда гомосексуализмның табигате аңлатылмаса да, кеше холкының кайбер үзенчәлекләре аңарда тирән тамырланган икәне күрсәтелә. Шулай да, Изге Язмалар буенча, Аллаһыны шатландырасыбыз килсә, безгә кайбер эшләрдән, мәсәлән, гомосексуализмнан качарга кирәк (2 Көринтлеләргә 10:4, 5).

Кайберәүләр, Изге Язмаларның моңа карашы катгый, ди. Аларның сүзләре буенча, без эчке теләкләребез буенча эш итәргә тиеш. «Ә җенси теләкләр шулкадәр мөһим ки, аларны контрольдә тотарга ярамый һәм бу хәтта мөмкин дә түгел»,— дип уйлый алар. Шулай да Изге Язмалар, кешеләр үз нәфесләрен тыя ала, ди. Хайваннардан аермалы буларак, кешеләр үз теләкләрен йөгәнләргәме, юкмы икәнен үзләре сайлый ала (Көләсәйлеләргә 3:5). [5]

Башка бер мисал китерик. Кайбер белгечләр әйтүенчә, кеше үз табигате буенча билгеле бер сыйфатларга ия, мәсәлән, ярсучан була. Изге Язмаларда кеше агрессиясенең сәбәбе җентекләп аңлатылмаса да, кайбер кешеләрнең «тиз кызып китүчән» һәм «ярсучан» булулары таныла (Гыйбрәтле сүзләр 22:24; 29:22). Шулай да Изге Язмаларда: «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр»,— диелә (Зәбур 37:8; Эфеслеләргә 4:31).

Бик аз кеше генә бу киңәшнең дөреслеге белән ризалашмас я ярсучан кешеләргә андый киңәш бирү мәрхәмәтсез дип әйтер. Кешенең ярсучан булуы аның геннарыннан тора дип әйтүче белгечләр дә кешеләргә андый начар сыйфатлар белән көрәшергә булышыр өчен тырышлыклар куя.

Йәһвә Шаһитләре дә Изге Язмалардагы нормаларга каршы торган һәртөрле тәртипкә шулай ук карый. Бу никахта булмаган төрле җенестәге кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Изге Язмаларда моңа кагылышлы мондый киңәш бирелә: «Һәрберегез, изге булыр өчен һәм Аллаһы хуплавын алыр өчен, үз тәнен ничек буйсындырып яшәргә икәнен белсен... комсызланып тыелгысыз җенси нәфесләргә бирелмәсен» (1 Тисалуникәлеләргә 4:4, 5).

«Кайберләрегез шундый иде»

Беренче гасырда Аллаһыга табынырга теләгән кешеләрнең чыгышлары һәм тормыш рәвешләре төрле булган. Кайберәүләренә үз тәртипләрен тулысынча үзгәртергә туры килгән. Мәсәлән, Изге Язмаларда фәхеш кешеләр, потка табынучылар, хыянәтчеләр, табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар искә алына һәм Аллаһыга табынучы кешеләр турында: «Кайберләрегез шундый иде»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:9—11).

«Кайберләрегез шундый иде» дигән сүзләр элек гомосексуалист булган кешеләрнең бүтән беркайчан да андый теләкләре тумас дигәнне аңлатамы? Юктыр, чөнки Аллаһы Сүзе безне: «Рух буенча яшәгез, шунда гөнаһлы тәннең нәфесләрен һич үтәмәссез»,— дип чакыра (Гәләтиялеләргә 5:16).

Игътибар итегез, Изге Язмаларда Аллаһыга табынган кешенең беркайчан да начар теләкләре тумас дип язылмаган. Киресенчә, анда кеше шул нәфесләрен үтәмәскә тиеш дип әйтелә. Аллаһы хезмәтчесе андый теләкләрне контрольдә тотарга өйрәнә һәм үз теләкләрен ничек тормышка ашырырга дип уйлап йөрми (Ягъкуб 1:14, 15). [6]

Шулай итеп, күргәнебезчә, Изге Язмаларда теләкләр белән эшләр арасындагы аерма күрсәтелә (Римлыларга 7:16—25). Кеше, ярсу хисенә, зина кылу вәсвәсәсенә я комсызлыкка каршы тора алган кебек, гомосексуализмга һәвәслеген дә тезгенли ала, уй-фикерләрен дә контрольдә тотарга сәләтле (1 Көринтлеләргә 9:27; 2 Петер 2:14, 15).

Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмалардагы әхлакый принциплар буенча яшәсә дә, башкаларга үз карашларын такмый. Алар шулай ук башкача яшәгән кешеләрнең хокукларын яклый торган законнарга да каршы чыкмый. Йәһвә Шаһитләренең хәбәре — шатлыклы хәбәр, һәм алар аны тыңларга теләгән һәр кешегә ашкынып сөйли (Рәсүлләр 20:20).

^ 1. Римлыларга 12:18: «Һәркем белән тыныч-тату яшәгез».

^ 2. Ишагыя 48:17: «Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче».

^ 3. 1 Көринтлеләргә 6:18: «Фәхешлектән качыгыз!»

^ 4. 1 Петер 2:17: «Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз».

^ 5. Көләсәйлеләргә 3:5: «Шул сәбәпле фәхешлек, нәҗеслек, тыелгысыз җенси нәфес... тудыра торган тән әгъзаларыгызны үтерегез».

^ 6. Ягъкуб 1:14, 15: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала. Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра».