Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Улыңны ал»

«Улыңны ал»

Аллаһыны яхшырак белегез

«Улыңны ал»

4 ПАТШАЛЫК 4:8—37

БАЛАНЫҢ үлеме — иң зур авырту китергән кайгыларның берсе. Йәһвә андый кайгыны юк итә ала. Бу сүзләрнең хаклыгын без беләбез, чөнки борынгы заманнарда Йәһвә кайбер кешеләргә үлгәннәрне терелтер өчен, көч биргән. 4 Патшалык 4:8—37 дә шундый очракларның берсе китерелә һәм анда Элиша пәйгамбәрнең яшь малайны терелткәне турында әйтелә.

Бу вакыйга Сонам шәһәрендә булган. Бала тудыруга сәләтсез хатын һәм аның ире Элишага регуляр рәвештә ризык һәм яшәү урыны биреп, аңа карата игелек күрсәткән. Бер тапкыр рәхмәтле пәйгамбәр шул хатынга болай дигән: «Киләсе елда нәкъ шушы вакытта синең кулыңда улың булачак». Хатын аның баласы беркайчан да булмас дип уйлаган, ләкин, Элиша әйткәнчә, аның улы туган. Кызганычка каршы, аның шатлыгы озакка булмаган. Берничә ел үткәч, малай кырда булганда, аның башы бик авырта башлаган, аны өйгә алып кайтканнар һәм ул әнисенең кулында үлеп киткән (16, 19, 20 нче шигырьләр). Баласы үлгән ана үз улының кечкенә тәнен алып, пәйгамбәр күп мәртәбә яткан урынга сак кына күчергән.

Үз иреннән рөхсәт сорап, ул, озакка сузмыйча, Элишаны күрер өчен якынча 30 километр ераклыктагы Кармил тавына киткән. Аны очраткач, ул бер дә сыкранып яки елап тормаган, шулай ук берничек тә ачы кайгысын күрсәтмәгән. Элишага кадәр хезмәт иткән Ильяс пәйгамбәр бер тол хатынның улын терелткән булган (3 Пат. 17:17— 23). Сонам хатыны моның турында ишеткәнгә күрә, үзенең ачы кайгысын күрсәтмәгәнме? Яисә ул Элишаның үзенең кечкенә улын терелтәчәгенә ышанганмы? Һәрхәлдә, Элиша аның белән барырга ризалашканчы, ул өенә кайтып китмәгән.

Сонам шәһәренә кире кайткач, Элиша яхшы таныш бүлмәгә берүзе кергән һәм үзенең урынында үле баланы күргән (32 нче шигырь). Пәйгамбәр Йәһвәгә ялварып дога кылган. Элиша кечкенә тәнгә иелгәннән соң, баланың тәне әкренләп җылынган. Ул тагын бер мәртәбә иелгән, һәм баланың йөрәге яңадан тибә башлаган! Элиша малайның әнисен чакырган һәм аның кайгысын чиксез шатлыкка әйләндерә торган сүзләр әйткән: «Улыңны ал»,— дигән ул (34, 36 нчы шигырьләр).

Терелтү турындагы бу хәбәр өмет бирә һәм юаныч китерә. Баласы үлгән әти-әниләрнең кайгыларын Йәһвә бик яхшы аңлый. Моннан тыш, ул шундый кайгыны юк итәргә бик тели (Әюб 14:14, 15). Борынгы заманнардагы Элиша һәм башкалар күрсәткән терелтү могҗизалары Йәһвәнең үзенең киләчәк гадел яңа дөньясында тагын да зуррак могҗиза эшләячәген күрсәтеп торалар.

Әлбәттә, Изге Язмалардагы терелтү турындагы вәгъдә якын кешенең үлеме китергән кайгыны юк итә алмый. Үзенең бердәнбер баласын югалткан бер тугры мәсихче ир кеше болай дигән: «Үземнең улымны яңадан кочаклаганчы, минем кайгым бетмәс». Уйлап кына карагыз: сезнең үлгән якын кешегез белән кабат күрешергә өметегез бар. Аны яңадан кочаклап алу турындагы фикер дә сезнең кайгыны җиңеләйтергә мөмкин. Безгә шундый шатлыклы өмет бирүче Аллаһы турында күбрәк белергә телисезме?