Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гасырлар буе яшерен торган хәзинә

Гасырлар буе яшерен торган хәзинә

Бер галим борынгы текстның өлешен тапкач, үз күзләренә үзе ышанмый. Ул аны кат-кат җентекләп тикшереп чыга. Текстның язу рәвеше һәм грамматикасы аны шуңа ышандыра: аның алдында грузин телендә билгеле булган Изге Язмаларның иң борынгы тәрҗемәсенең өлешләре!

БУ ХАЗИНӘНЕ 1922 елның декабрь аенда тапканнар. Ул вакытта Грузия академигы Иванэ Джавахишвили грузин теленең алфавиты кайдан килеп чыкканын аңлар өчен тикшерүләр үткәргән. Ул Иерусалим Талмудын тикшергәндә еврей тексты аша урыны-урыны белән грузин хәрефләренең күренеп торуына игътибар иткән *.

Талмуд тексты астында «яшеренгән» язу Иремия китабының өлеше булып чыккан һәм бу язу, күрәсең, б. э. бишенче гасырында ясалган булган. Моңа кадәр грузин телендәге Изге Язмаларның иң борынгы кулъязмасы б. э. тугызынчы гасырында ясалган дип саналган булган. Тиздән б. э. бишенче гасырында, я хәтта иртәрәк ясалган, башка китапларның өлешләрен дә тапканнар. Үзегез уйлап карагыз, бу кулъязмалар Гайсә һәм аның рәсүлләре яшәгән чордан нибары берничә гасыр гына үткәннән соң ясалган булган!

Бу тәрҗемәне кем ясаган булган? Бер кеше я берничә кешеме? Әлегә тарихи чыганакларда моңа җавап юк. Шулай да шунысы төгәл билгеле: Изге Язмалар, я, ким дигәндә, аның өлешләре, грузин теленә инде дүртенче гасырда тәрҗемә ителгән булган, һәм шул вакыттан башлап Аллаһы Сүзе грузин халкына туган телендә билгеле булган, я алар аны укый алган.

Изге Язма грузин халкы арасында никадәр киң таралган булган? Моңа җавапны якынча бишенче гасырның азагында грузин телендә язылган «Изге Шушаник патшабикәнең газапланулары» дигән китаптан табабыз («The Martyrdom of St. Shushanik the Queen»). Шул патшабикә турында язганда автор Зәбур, Инҗил һәм Изге Язмаларның башка китапларыннан өзекләр китерә, ә кайбер өзекләрне искә генә ала. Анда шулай ук Шушаникның ире, Грузиянең Картли Патшалыгының патшасы Варскен, турында әйтелә: ул фарсы түрәләрнең күңелен табар өчен христиан динен кире кагып зороастризм динен кабул иткән һәм хатынын да үз динен ташларга өндәгән. Хатыны исә үз иманын ташламаган һәм аны соңрак үтергәннәр. Ул гомере өзелгәнче Язмалардан юаныч табып яшәгән.

Бишенче гасырдан алып грузин телендәге Изге Язмаларны тәрҗемә итү һәм копияләрен ясау эшләре дәвам ителгән. Күчереп язучыларның һәм тәрҗемәчеләрнең башкарган эшләре турында грузин телендәге күп кенә кулъязмалар шаһитлек бирә. Башкарылган шул эшләрнең ике өлкәсенә игътибар итик: тәрҗемә итү эше һәм Изге Язмаларны бастыру эше.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ТӘРҖЕМӘ ИТҮ ЭШЛӘРЕ

«Мин, Георгий, гади генә монах, яңа грек теленнән грузин теленә зур тырышлык куеп һәм төгәл итеп Зәбур китабын тәрҗемә иттем». Бу сүзләрне унберенче гасырда яшәгән монах Георгий Мтацминдели язган булган. Грузин теленә тәрҗемә ителгән Изге Язмаларның инде берничә гасыр яшәп килгәнен исәпкә алсак, мондый сорау туа: ни өчен ул бу эшне башкарган?

Унберенче гасырга грузин теленә алдарак тәрҗемә ителгән Изге Язмаларның берничә кулъязмасы әле дә кулланышта булган. Шулай да кайбер китаплар югалган булган. Өстәвенә, тел үзе дә үзгәргән, нәтиҗәдә, кулъязмаларны укып аңлау бик авыр булган. Берничә тәрҗемәче грузин телендәге Изге Язмаларны «терелтергә» тырышса да, Георгийның бу эшкә керткән өлеше күпкә зуррак булган. Ул грузин телендәге кулъязмаларны грек телендәгесе белән чагыштырып төшеп калган өзекләрне, хәтта тулы китапларны, тәрҗемә иткән. Көндез ул монастырь башы буларак үз вазифаларын үтәгән, ә төнлә Изге Язмаларны тәрҗемә иткән.

Георгийның замандашы Эфрем Мцире тәрҗемә эше белән генә чикләнмәгән, ә хәтта тәрҗемәчеләр өчен җитәкчелек төзеп калдырган. Анда ул тәрҗемә эшенең төп принципларын биргән: мәсәлән, ул мөмкин булса, төп нөсхәдән һәм табигыйлыкны «корбан» итмичә оригиналь текстка якынрак тәрҗемә итәргә кирәк дигән. Ул шулай ук грузин телендәге тәрҗемәдә искәрмәләрне һәм параллель урыннарны кулланышка керткән. Эфрем Изге Язмаларның берничә китабын тулысынча яңадан тәрҗемә иткән. Георгий белән Эфрем башкарган эшләр булачак тәрҗемәләр өчен нык нигез салган.

Чираттагы гасырда Грузиядә китап чыгару эше чәчәк атып торган. Гелати һәм Икалто шәһәрләрендә академияләр оештырганнар. Грузиянең Кулъязмалар милли үзәгендә саклана торган «Гелати Библиясе» күп кенә галимнәрнең исәпләвенчә Гелатидә я Икалтода яшәгән бер белгеч тарафыннан тәрҗемә ителгән булган. Бу тулысынча яңа тәрҗемә булган.

Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләрнең башкарган эшләре грузин халкына ничек тәэсир иткән? Уникенче гасырда Грузия шагыйре Шота Руставели «Юлбарыс тирен кигән рыцарь» дигән әсәрен язган. Бу әсәр гасырлар дәвамында шулкадәр нык халыкка тәэсир итеп торган ки, аны хәтта Грузиянең икенче Библиясе дип атаганнар. Безнең көннәрдә яшәүче К. Кекелидзе исемле бер галим Шота Руставели Изге Язмаларның өзекләрен турыдан-туры шуннан алганмы-юкмы икәне билгеле түгел дигән. һәм ул: «Аның [Руставелинең] карашларында Изге Язмаларның кайбер өзекләре чагылыш тапкан»,— дип язган. Аның поэмасында бар нәрсә чиктән тыш идеаллаштырылса да, анда еш кына чын дуслык, юмартлык, хатын-кызларны хөрмәт итү һәм кунакчыллык күрсәтүдә фидакарь булу турында әйтелә. Изге Язмалар бу һәм башка сыйфатларны күрсәтеп яшәргә өнди, һәм ул сыйфатлар Грузия халкының фикер йөртү рәвешенә гасырлар дәвамында тәэсир итеп торган һәм анда әле дә мактауга лаек сыйфатлар дип санала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ БАСТЫРЫР ӨЧЕН ПАТШАЛАР КӨЧ КУЯ

Унҗиденче гасырның азагында Грузиянең патша гаиләсе Изге Язмалар китабын бастырып чыгарыр өчен зур тырышлыклар куйган. Моның өчен патша Вахтанг VI Грузия башкаласы Тбилисидә типография төзегән. Ләкин, Изге Язмаларның тексты бастыруга әле әзер булмаган. Шулай итеп грузин телендәге Изге Язмалар китабы кабат яшерен хәзинә булып калган. Кешеләр шул китапның кайбер өлешләрен генә, анысын да аңлавы авыр булган телдә генә укый алган. Ул өлешләр язылган кулъязмалар үзләре дә тулы булмаган. Изге Язмаларның текстын тикшереп чыгып, аны «терелтер» өчен, эксперт лингвист Сулхан Саба Орбелиани билгеләнгән булган.

Орбелиани шул эшкә башы белән чумган һәм грузин телендәге кулъязмаларны тикшерә башлаган. Берничә тел, шул исәптән грек һәм латин телләрен, белгече буларак, ул үз эшен башкарганда башка төрле чыганакларны да куллана алган. Әмма аның риясыз хезмәте Грузиянең православие чиркәвенә әллә ни ошамаган. Руханилар аны чиркәүгә хыянәт итүдә гаепләгән һәм патшаны шул эшне туктатырга күндергән. Грузин телендәге кайбер чыганакларда әйтелгәнчә, чиркәү руханиларының киңәшмәсе Орбелианине еллар буе башкарган үз эшенең җимешен — Изге Язмалар китабын яндырырга мәҗбүр иткән!

Шунсын әйтергә кирәк: безнең көннәргә кадәр сакланып калган һәм «Саба Библиясе» дип билгеле булган Мцхета кулъязмасында Орбелианинең үз кулы белән язган комментарийләре бар. Шулай да кайберәүләр теге руханиларның юк итәсе килгән китап шушы китап микән дип шикләрен белдерә. Шул китапның кушымталарын гына Орбелиани үзе ясаган дип санала.

Авырлыкларга карамастан, кайбер патша гаиләләре, Изге Язмаларны бастырып чыгарыр өчен, тырышлыкларын куюын дәвам иткән. 1705—1711 елларда Изге Язмаларның кайбер өлешләре бастырылган булган. Грузия принцлары Бакара һәм Вахушти ярдәмендә 1743 елны Изге Язмалар китабы тулысынча бастырылып чыгарылган. Яшерен торган хәзинәне хәзер инде һәр кеше күрә алган.

^ 3 абз. Борынгы заманда кулъязмалар ясар өчен кулланылган материал бик кыйбат булган һәм сирәк очраган. Шуңа күрә еш кына иске текстны кырып өстенә яңа текстны язганнар. Андый кулъязмалар палимпсест дип атала һәм «кабат кырылган» дигән мәгънә йөрткән грек сүзеннән алынган.