Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмалар нигезендә җавап

Гаиләгез бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә?

Изге Язмалардагы гаилә бәхетенә кагылышлы киңәшләр гамәли, чөнки аны Гаиләгә Нигез Салучы Йәһвә Аллаһы үзе биргән. Бу киңәшләрне тотып, без гаиләбезне бәхетле итә алган сыйфатлар үстерәбез һәм гаиләбезне тарката алган карашлардан сакланабыз. Шулай ук Аллаһы безне аралашырга өйрәтә, ә бу гаилә тормышын тагы да бәхетлерәк итә. (Көләсәйлеләргә 3:8—10, 12—14 не укыгыз.)

Ир белән хатын бер-берсен кадерләп һәм хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Аллаһы нияте буенча, аларның һәрберсе үз ролен башкарса, гаилә бәхетле булачак. (Көләсәйлеләргә 3:18, 19 ны укыгыз.)

Гаилә бәхетен саклар өчен нәрсә эшләргә?

Ир белән хатын бер-берсен яратса гына, гаиләләре нык булачак. Аллаһы безне яратырга өйрәтә. Ул үзе дә, Гайсә Мәсих тә фидакарь ярату күрсәтеп иң яхшы үрнәк калдырган. (1 Яхъя 4:7, 8, 19 ны укыгыз.)

Ирле-хатынлылар никахны Аллаһы оештырган союз дип санаса, аларның гаиләләре нык булачак. Аллаһы нияте буенча, ир белән хатын бер-берсе белән мәңге һәм тыныч-имин яшәргә тиеш. Гаилә бәхетен саклап була, чөнки ир белән хатын бер-берсен физик һәм эмоциональ яктан тулыландырып тора. Аларга андый сәләтне Аллаһы биргән. Моннан тыш, ул аларны үзенә охшатып яраткан, шуңа күрә алар ярату ягыннан аңардан үрнәк ала ала. (Яратылыш 1:27; 2:18, 24 не укыгыз.)