Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛУ МӨМКИН

Сез Аллаһы исемен кулланасызмы?

Сез Аллаһы исемен кулланасызмы?

Әгәр дә сез кешенең исемен белмәсәгез, аны дустыгыз дип атый алырсызмы? Бәлки, юктыр. Болгариядән Ирина исемле бер хатын-кыз: «Аллаһының исемен белмәсәң, аның белән дуслаша алмассың»,— ди. Бәхеткә каршы, Аллаһы сезнең үзе белән дуслашуыгызны тели. Моның турында беренче мәкаләдә әйтелгән иде. Шундый теләге булганга күрә, ул үз исемен Изге Язмалар аша ачкан. Ул: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дигән (Ишагыйя 42:8).

Дөресен әйткәндә, Аллаһы үз исемен Изге Язмалар аша ачкан. Ул: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дигән (Ишагыйя 42:8).

Аллаһы өчен аны исемен куллануыгыз-кулланмавыгыз мөһимме? Менә нәрсә турында уйлап карагыз: дүрт еврей хәрефе (аларны еш кына «тетраграмматон» дип атыйлар) белән языла торган Аллаһы исеме Еврей Язмаларында якынча 7 000 тапкыр очрый. Изге Язмаларда бу исемнән ешрак очраган исем юк. Димәк, Йәһвә чыннан да үз исемен белүебезне һәм аны куллануыбызны тели *.

Дуслашу танышудан башлана. Сез Аллаһы исемен беләсезме?

Шулай да кайберәүләр бик изге һәм бик бөек Аллаһыга исеме белән дәшү аны хөрмәт итмәү дип саный. Безнең, әлбәттә, Аллаһы исемен хөрмәтсезлек белән кулланасыбыз килми, якын дустыбызга хөрмәтсезлек белән дәшмәс идек ич. Әмма Йәһвәнең исемен белүебез һәм аны башкаларга сөйләвебез — Йәһвәнең ихтыяры, ул ихтыяр аны яратучыларга кагыла (Мәдхия 68:31, 32; 95:2, 8). Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләрен: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип дога кылырга өйрәткән. Без дә Аллаһы Тәгаләнең исемен изге итә алабыз, шуның өчен безгә аны башкаларга сөйләү мөһим. Шулай итеп, без Аллаһыга якынлашырбыз (Маттай 6:9).

Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы үз «исеме турында уйланучы [бәлки, «исеменең кадерен белүче»] кешеләргә» аерым игътибар күрсәтә (Малахий 3:16). Андый кешеләр турында әйткәндә, ул вәгъдә бирә: «Ул Минем исемемне белде, аның өчен саклармын. Мине чакырса, аны ишетермен; кайгысында булышырмын» (Мәдхия 90:14, 15). Йәһвәгә якынлашасыбыз килсә, аның исемен белү һәм куллану үтә мөһим.

^ 4 абз. Кызганычка каршы, Аллаһы исеме Еврей Язмаларында еш очраса да, Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә кулланылмый. Тәрҗемәчеләр Аллаһы исеме урынына «Аллаһы», «Ходай» һәм «Раббы» кебек титулларны кулланган. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 195—197 нче битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.