Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Өч сорау тормышымны үзгәртте

Өч сорау тормышымны үзгәртте
  • ТУУ ЕЛЫ: 1949

  • ТУГАН ИЛЕ: КУШМА ШТАТЛАР

  • ҮТКӘНДӘ: ТОРМЫШ МАКСАТЫН ЭЗЛӘГӘН

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин кечкенә Анкрам шәһәрендә (Нью-Йорк штаты, АКШ) үстем. Бу шәһәр күбесенчә сөт фермаларыннан торган. Шәһәрдә кешеләргә караганда сыерлар күбрәк иде.

Безнең гаилә шәһәребездәге бердәнбер чиркәүгә йөрде. Һәр якшәмбе иртән бабаем аяк киемемне чистарта иде, һәм мин әбием биргән кечкенә ак Изге Язмаларны тотып чиркәү мәктәбенә бара идем. Әти-әнием мине, энекәшемне һәм сеңелемне тырышып эшләргә, якыннарыбызны хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә һәм фатихаларыбыз өчен рәхмәтле булырга өйрәтте.

Үскәч, мин башка җиргә күченеп мәктәп укытучысы булып эшли башладым. Минем Аллаһы һәм тормыш турында күп сорауларым бар иде. Кайбер укучыларны Аллаһы сәләтләр белән бүләкләгән, ә башкаларның сәләтләре булмаса да, тырышып укый иде. Кайберәүләр гарип, башкалары сәламәт иде. Минемчә, бу гаделсез иде. Кайчак сәләтләре әллә ни күп булмаган укучыларымның әти-әниләре болай дия иде: «Аллаһы баламның шундый булуын теләгән». Аллаһы балаларның гарип булып тууын рөхсәт иткәне мине гаҗәпләндерә иде. Алар бернинди дә начар эш кылмаган бит.

Мине «Ничек мәгънәле тормыш алып барырга?» дигән сорау борчый иде. Мин тормышымның бик тиз үткәнен сизә идем. Мин яхшы гаиләдә үстем, яхшы мәктәпләрдә укыдым һәм хәзер яраткан эштә эшлим. Әмма киләчәгемдә бушлык кына күрә идем. Ким дигәндә, мин кияүгә чыгармын, балаларым белән яхшы өйдә яшәрмен, пенсиягә чыкканчы эшләрмен һәм ахыр чиктә картлыкны каршылармын гына дип уйлый идем. Минем тормыштан күбрәкне аласым килә иде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Бер җәйне мин хезмәттәшләрем белән Европа буйлап сәяхәт иттем. Без Вестминстер аббатлыгы, Нотр-Дам де Пари соборы, Ватикан һәм күп кенә кечкенә чиркәүләргә бардык. Кайсысына гына барсам да, сораулар бирә идем. Өйгә Слотсбергка (Нью-Йорк) кайткач, мин күп кенә чиркәүләргә бардым. Әмма берсендә дә канәгатьләндерерлек җавап алмадым.

Бер тапкыр 12 яшьлек бер укучым миңа килеп өч сорау бирде. Беренчедән, ул, мин аның Йәһвә Шаһите булуын беләмме, дип сорады. Мин, әйе, дип әйттем. Икенчедән, ул үземнән, мин Йәһвә Шаһитләре турында күбрәк белергә теләмимме, дип сорады. Мин кабат, әйе, дип җавап бирдем. Өченчедән, ул кайда яшәвемне сорады. Аңа адресымны әйткәч, без якында гына яшибез булып чыкты. Ул вакытта мин бу кечкенә кызның өч соравы тормышымны үзгәртер дип бер дә уйламаган идем.

Озак та үтмәстән ул велосипедта килеп, минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башлады. Мин аңа күп кенә дини җитәкчеләргә биргән сорауларымны бирдем. Алардан аермалы буларак, ул миңа Изге Язмаларымнан аңлаешлы һәм канәгатьләндерерлек җаваплар күрсәтте. Минем аларны беркайчан да күргәнем булмады!

Изге Язмалардан өйрәнгәннәрем миңа шатлык һәм канәгатьлек китерде. 1 Яхъя 5:19 ны укыгач, күңелем дулкынланып китте. Анда болай диелә: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора». Без күргән газапларны Аллаһы түгел, ә Шайтан китергәнен һәм Аллаһы бу хәлне үзгәртәчәк икәнен белгәч, мин җиңел сулап куйдым (Ачылыш 21:3, 4). Мин Изге Язмаларны кемдер ап-ачык аңлатса, аны аңлап була икәнлегенә төшендем. Мине 12 яшьлек Йәһвә Шаһите өйрәтсә дә, мин шуның турында уйландым: бу хакыйкать булса, аны кемнән кабул итүең мөһим түгел.

Шулай булса да, минем Йәһвә Шаһитләре үз өйрәтүләре буенча эш итәме икәнен беләсе килә иде. Мәсәлән, мине өйрәткән кыз, чын мәсихчеләр сабырлык һәм игелек кебек сыйфатларны күрсәтә, дип әйтте (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Мин аны бу сыйфатларны үзе күрсәтәме дип тикшерергә булдым. Бер көнне мин юри өйрәнүгә соңга калып килдем. Минем беләсе килә иде: ул мине көтәчәкме? Көтсә дә, мин соңга калганга, аның ачуы чыгармы? Өем янына машина белән килеп җиткәч, мин аның өйалды баскычында көтеп утырганын күрдем. Ул машина янына йөгереп килеп болай диде: «Мин өйгә кайтып әниемә хастаханәләргә һәм полициягә шалтыратырга кушмакчы идем. Минем сезнең белән барысы да яхшымы, юкмы икәнен беләсем килгән иде. Сез бит беркайчан да соңга калмый идегез. Мин сезнең турында борчылдым!»

Икенче тапкыр мин аңа бер сорау бирдем. Мин бу сорау 12 яшьлек кыз өчен бик авыр булырдыр дип уйлаган идем. Ул җавапны уйлап чыгарырмы, юкмы, шуны беләсем килә иде. Шул сорауны биргәч, ул миңа җитди генә карап болай әйтте: «Бу авыр сорау. Мин аны язып куям да әти-әниемнән сорармын». Киләсе тапкыр ул өйрәнүгә «Күзәтү манарасы» журналын алып килде. Анда минем соравыма җавап бар иде. Нәкъ шул күңелемне Йәһвә Шаһитләренә тарта иде — аларның басмаларында минем сорауларыма Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар табып була иде. Мин бу кыз белән өйрәнүне дәвам иттем, һәм бер елдан соң суга чумдырылып Йәһвә Шаһите булып киттем *.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Сорауларыма канәгатьләндерерлек җаваплар алгач, минем моның турында башкалар белән бүлешәсем килде (Маттай 12:35). Башта гаиләм яңа ышануларыма каршы килде. Әмма вакыт узу белән аларның күңелләре йомшарды. Әнием дә Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Әмма шулай да ул суга чумдырылырга өлгермәде, вафат булды. Мин шикләнмим: ул Йәһвәгә хезмәт итәр иде.

1978 елны мин Элайас Казан исемле бер Йәһвә Шаһитенә кияүгә чыктым. 1981 елны безне Кушма Штатлардагы Вефильгә хезмәт итәргә чакырдылар *. Кызганычка каршы, без анда дүрт ел хезмәт иткәннән соң Элайас вафат булды. Тол булып калсам да, мин Вефильдә хезмәт итүемне дәвам иттем. Бу хезмәт миңа авыр вакытларда таяныч һәм юаныч булып торды.

2006 елда мин Вефиль гаиләсенең әгъзасына Ричард Элдредка кияүгә чыктым. Без Ричард белән әле дә Вефильдә хезмәт итәбез. Аллаһы турында хакыйкатьне белеп, мин үземне борчыган сорауларыма җавапны гына түгел, ә тормышның чын максатын да таптым. Ә барысы да кечкенә кыз биргән өч сораудан башланган иде бит.

^ 16 абз. Гомумән алганда, кыз һәм аның абый-апалары укытучыларның бишесенә Изге Язмаларны өйрәнергә һәм Йәһвәгә хезмәт итә башларга ярдәм иткән.

^ 18 абз. «Вефиль» — Аллаһы йорты. Йәһвә Шаһитләре үзләренең бөтендөньядагы филиалларын шулай дип атый (Яратылыш 28:17, 19). Вефиль гаиләсенең әгъзалары, Йәһвә Шаһитләренең өйрәтү эше алып барылсын өчен, төрле йөкләмәләр үти.