Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ҮЛЕМНӘН СОҢ ТОРМЫШ БАРМЫ?

Үлгәннәрнең өметләре бар. Ни өчен моңа ышанып була?

Үлгәннәрнең өметләре бар. Ни өчен моңа ышанып була?

Үлгәннәрнең терелтеләчәк. Бу әкиятме? Рәсүл Паул алай уйламаган. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, ул: «Мәсихкә бу тормышта гына өмет баглыйбыз икән, без башкалар белән чагыштырганда иң кызганыч хәлдә. Әмма Мәсих үледән терелеп торган, ул — үлем йокысына талганнарның беренче җимеше»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 15:19, 20). Паул өчен үледән терелтү уйдырма булмаган. Моның чынбарлыгына аны Гайсә пәйгамбәрнең үледән терелүе ышандырган (Рәсүлләр 17:31). Менә ни өчен Паул Гайсәне «беренче җимеш» — мәңге яшәр өчен үледән терелтелгәннәрнең беренчесе дип атаган. Ул беренче булса, димәк, башкалар да үледән терелтелергә тиеш.

Әюп Аллаһыга: «Үз кулларыңның җимешен юксынырсың»,— дигән (Әюп 14:14, 15).

Үледән терелтү булачагына ышаныр өчен тагын бер сәбәп бар. Йәһвә — хакыйкать Аллаһысы. «Аллаһы... беркайчан да ялганламый» (Титуска 1:2). Йәһвәнең ялганлаганы булмаган һәм булмаячак та. Ул терелтү булачагын вәгъдә иткән икән һәм кешеләрне терелтергә көче барлыгына ышандырган икән, әллә үз сүзен тотмасмы? Бу акылга сыймаслык!

Ни өчен Йәһвә үледән терелтү булачак дип ышандыра? Чөнки ул кешеләрне ярата. «Кеше үлгәч, яңадан яшәрме? — дип сораган Әюп.— Син дәшәрсең, һәм мин җавап бирермен. Үз кулларыңның җимешен юксынырсың» (Әюп 14:14, 15). Әюп бер дә шикләнмәгән, кайгыртучан күктәге Атасы аны терелтергә теләр. Аллаһы үзгәргәнме? «Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим» (Малахи 3:6). Аллаһы Тәгалә әле дә үлгәннәрне терелтеп аларны сәламәт һәм бәхетле итәргә тели. Кайгыртучан әти-әни үзенең үлеп киткән баласын юксынган кебек, Аллаһы да моңа охшаш хисләр кичерә. Кешеләрдән аермалы буларак, ул нәрсә тели, шуны тормышка ашыра ала (Зәбур 134:6).

Үлем — явыз дошман, әмма Аллаһы аны җиңә ала

Йәһвә үз Улына үлгәннәрне терелтергә көч бирәчәк. Ул вакытта якыннарының үлемнәре аркасында кайгырган кешеләр чиксез шатлык кичерәчәк. Ә Гайсәнең терелтүгә карата карашы нинди? Лазарны үледән терелткәнче, аның апа-сеңелләренең һәм дусларының кайгырганнарын күреп «Гайсәнең күз яшьләре ага башлаган» (Яхъя 11:35). Башка бер очракта ул Наин шәһәрендәге бер тол хатынны очраткан. Бу хатын үзенең бердәнбер улын югалткан. Гайсә «аны бик кызганган. „Елама“,— дигән ул аңа» һәм шунда ук егетне үледән терелткән (Лүк 7:13). Шунысы ачык: Гайсә үлем кешегә нинди зур кайгы китергәнен бик яхшы аңлый. Ул киләчәктә кайгыны шатлыкка әйләндерәчәк. Бу аның күңелен бик сөендерәчәк!

Берәр якыныгыз үлсә, сез, бәлки, үлемне чишелмәслек мәсьәлә дип саныйсыздыр. Әмма бу мәсьәләне чишеп була: Аллаһы Тәгалә үзенең Улы аша кешеләрне үледән терелтәчәк. Шуны истә тотыгыз: Аллаһы сезнең моны үз күзләрегез белән күрүегезне һәм үлеп киткән якыннарыгызны кочаклап шатлануыгызны тели. Алар белән бергә киләчәккә — мәңгелек киләчәккә планнар коруыгызны күз алдына китерегез. Сезне алар белән инде бернәрсә дә аермас!

Югарыда искә алынган Лионель болай ди: «Ниһаять, мин үледән терелтү турында белдем. Башта мин моңа ышанып бетмичә: „Әкият“,— дип уйладым. Ләкин Изге Язмаларны тикшергәч, мин моның хаклыгына инандым. Мин кадерле бабаемны яңадан күрә алырмын. Мин ул вакытны түземсезлек белән көтәм!»

Күбрәк беләсегез киләме? Йәһвә Шаһитләре сезгә Изге Язмалар китабыгыздан киләчәктә үледән терелтү булачагына дәлилләр күрсәтә ала.