Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Һируд, Иерусалим гыйбадәтханәсендә реконструкция ясаганда, нинди авырлыклар кичергән?

Башта Сөләйман Иерусалимдагы гыйбадәтханәне бер калкулыкта төзегән. Шул тау битенең көнчыгыш һәм көнбатыш якларында Һируд диварлар төзегән. Алар ярдәмендә ул гыйбадәтханә тирәсендә яссы мәйданнар төзи алган. Һируд шул гыйбадәтханәнең тагы да купшырак булуын теләгән. Шуңа күрә ул гыйбадәтханә комплексында үзгәрешләр кертергә һәм аны зуррак итәргә булган.

Һирудның инженерлары гыйбадәтханәнең төньяк ягындагы майданны зурайткан. Аның көньяк ягында да 32 метр өстәлгән. Моны башкарыр өчен, ул яссы түбәле бер-берсе белән тоташтырылган таш корылмаларны һәм калын диварны төзегән. Кайбер урыннарда бу дивар 50 метр биеклеккә җиткән.

Һируд яһүдләрнең хисләрен исәпкә алырга һәм гыйбадәтханәдәге хезмәткә, шулай ук корбаннар китерелүенә комачауламаска тырышкан. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, Һируд Яһүд руханиларын таш салучы һәм балта осталары булырга өйрәткән. Шулай итеп изге урыннарга руханилар булмаган кешеләргә керергә туры килмәгән.

Һируд, шул төзелеш тәмамланганчы, үлеп киткән. Б. э. 30 нчы елында төзелеш инде 46 ел барган (Яхъя 2:20). Бу эшне беренче гасырның уртасында Һируд оныгының улы Агриппа II тәмамлаган.

Ни өчен Мальтада яшәүчеләр Паулны үтерүче дип санаган?

Гаделлек алиһәсе (сулда) гаделсезлек алиһәсен тукмый

Мальтада яшәүче халыкка грек диненең карашлары тәэсир итә алган. Рәсүлләр китабында бәян ителгәнчә, Паул Мальта утравы янында кораб һәлакәтенә эләккән. Аннары нәрсә булганына игътибар итик. Рәсүл Паул бер кочак чыбык-чабык җыеп, аны җылыныр өчен учакка салган, шунда бер агулы елан аның кулына асылынган. Утрауда яшәүчеләр: «Бу кеше, һичшиксез, кеше үтерүче. Диңгездән котылса да, Гаделлек аны исән калдырмады»,— диешкәннәр (Рәсүлләр 28:4).

Монда «Гаделлек» дип ди́ке дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән. Бу сүз гомумән алганда гаделлекне аңлата ала. Әмма грек мифологиясендә Дике исемен гаделлек алиһәсе йөрткән. Кешеләр шуңа ышанган: Дике кешеләрнең эшләрен күзәтеп, аларның җәза алмаганнары турында Зевска сөйләгән; шулай итеп гаделсез кешеләр җәзадан качмаган. Бер басмада язылганча, Мальтада яшәүчеләр, бәлки, болай дип уйлагандыр: «Паул кораб һәлакәтендә исән калган булса да, аның өстендә билге тора, һәм Дике алиһәсе аны елан аша җәзалый». Паулга зыян тимәгәнен күргәч, теге кешеләр үз фикерен үзгәрткән.