Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Кереш сүз

Изге Язмалар китабы аша Аллаһы һәрберебез белән сөйләшә. Аның Авторын белер өчен, без Изге Язмаларны өйрәнергә тиеш (Яхъя 17:3; 2 Тимутигә 3:16). Бу китапта Йәһвә Аллаһы кешеләр өчен һәм аларның йорты, ягъни җир, өчен үз ниятен ачыклый (Яратылыш 3:15; Ачылыш 21:3, 4).

Бернинди башка китап та кешеләр тормышына шулкадәр тәэсир итми. Изге Язмалар безне Йәһвә Аллаһының мәхәббәт, шәфкать һәм кызганучанлык кебек сыйфатларын чагылдырырга дәртләндерә. Бу китап өмет бирә һәм хәтта иң авыр газапларны кичереп чыгарга булыша. Ул Аллаһының камил ихтыярына туры килмәгән бу дөньяны фаш итеп тора (Зәбур 119:105; Еврейләргә 4:12; 1 Яхъя 2:15—17).

Башта Изге Язмалар еврей, арамей һәм грек телләрендә язылган булган. Хәзер бу китап тулысынча яки аның өлешләре 3 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән. Ул тарихтагы иң тәрҗемә ителгән һәм иң таралган китап булып тора. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлектә болай диелә: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр [Изге Язмалардагы төп хәбәр] бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

Изге Язмалардагы хәбәрнең мөһимлеген танып, без төп нөсхәдәге текстны мөмкин кадәр төгәлрәк тапшырырга тырыштык. Шулай ук ул аңлаешлы булсын һәм җиңел укылсын өчен, без бар көчебезне куйдык. Тәрҗемә иткәндә без кайбер принциплар буенча эш иттек һәм алар белән сез «Изге Язмаларны тәрҗемә итү принциплары» дигән кушымтаны укып танышырсыз. «Бу басманың үзенчәлекләре» дигән кушымтага да күз салыгыз. Сезгә шулай ук «Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек сакланып калган?» дигән кушымта һәм «Изге Язмалар терминнары сүзлеге» зур файда китерер.

Йәһвә Аллаһыны яраткан һәм аңа гыйбадәт кылган кешеләр Аллаһы Сүзенең төгәл һәм аңлаешлы тәрҗәмәсен кулланырга тырышалар (1 Тимутигә 2:4). Шуңа күрә безнең максатыбыз «Яңа дөнья тәрҗемәсен» мөмкин кадәр күбрәк телләргә тәрҗемә итү. Хәзер бу тәрҗемә татар телендә дә чыкты. Кадерле укучыбыз, бу басма сиңа Аллаһыны тырышып эзләргә һәм аны табарга булышыр дип өметләнеп калабыз һәм моның турында дога кылабыз (Рәсүлләр 17:27).

Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты

Август, 2013