Гыйбрәтле сүзләр 19:1—29
19 Ярлы булып, сафлык юлыннан йөрү+Акылсыз булып, ялган сөйләүдән яхшырак.+
2 Кешенең* белеме булмаса яхшы түгел,+
Ашыгып эш итүче кеше гөнаһ кылыр.
3 Кешенең юлын үз акылсызлыгы боза,Ә йөрәгендә Йәһвәгә карата ачуы кабара.
4 Байның дуслары күп,Ә ярлыны хәтта булган дусты да ташлап калдырыр.+
5 Ялган шаһит җәзасыз калмас,+Һәм сүз саен алдаучы кеше качып котыла алмас.+
6 Күпләр күренекле* кешенең хуплавын эзли,Һәм һәркем бүләк бирүчене үзенең дусты дип саный.
7 Ярлыны туганнары нәфрәт итә икән,+Дуслары аны бигрәк тә чит күрер!+
Ул алар артыннан ялварып йөрсә дә, һичкем дәшмәс.
8 Зирәк йөрәккә ия булган һәркем үз җанын ярата.+
Үткен акыл туплаучы уңышка ирешер.+
9 Ялган шаһит җәзасыз калмас,Сүз саен алдаучы кеше һәлак булыр.+
10 Акылсызга зиннәттә яшәү килешми,Хезмәтчегә мирзалар өстеннән идарә итү бигрәк тә килешми!+
11 Төшенә белү кешенең ачуын баса,+Үпкә* тотмау аны күркәм итә.+
12 Патшаның ярсуы арысланның үкерүенә охшаш,+Илтифаты исә чирәмдәге чык сыман.
13 Ахмак угыл — атасы өчен бәла,+Ә тиргәшүчән* хатын бертуктамый аккан түбә сыман.+
14 Йорт һәм байлык — аталардан килгән мирас,Ә акыллы хатын — Йәһвәдән.+
15 Ялкаулык тирән йокыга талдыра,Һәм иренчәк кеше* ач йөрер.+
16 Әмерне үтәүче кеше үз җанын коткарыр,+Йөрер юлларына игътибар итмәүче һәлак булыр.+
17 Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була,+Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр.*+
18 Әле өмет булганда, улыңны тәрбияләргә тырыш,+Аның үлеменә сәбәпче булма.*+
19 Тиз кызучан кеше җәзага тартылыр,Аны бер коткарырга тырышсаң, гел коткарырга туры килер.+
20 Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит,+Һәм киләчәктә син зирәк булырсың.+
21 Кеше йөрәгендә уй-фикерләр күп була,Әмма Йәһвә нияте* өстен чыгачак.+
22 Кешенең кадерле нәрсәсе — аның тугры мәхәббәте.+
Ярлы булу ялганчы булудан яхшырак.
23 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт тормышка илтә,+Кешенең йокысын тыныч итә, зыяннан коткара.+
24 Ялкау үз кулын тәлинкәгә сала,Ләкин аны авызына кадәр китерергә иренә.+
25 Тәҗрибәсез алдын-артын уйлап эш итәргә өйрәнсен өчен,+ мыскыллаучыга сук,+Һәм төшенүчән кеше белемен арттырсын өчен, аны шелтәлә.+
26 Атасын җәберләүче һәм анасын куып җибәрүче угылОятка һәм хурлыкка калдыра.+
27 Улым, тәрбияне тыңламый башласаң,Белем юлыннан читкә китәрсең.
28 Яраксыз шаһит гаделлектән көлә,+Һәм явызлар яманлыктан ризыктан тәм тапкан кебек рәхәтлек таба.+
29 Мыскыллаучылар өчен — хөкем,+Һәм акылсызларның аркалары өчен тукмау әзер тора.+
Искәрмәләр
^ Яки «Җанның».
^ Яки «юмарт».
^ Яки «Гөнаһ».
^ Яки «мыгырданучан».
^ Яки «җан».
^ Яки «түләр».
^ Яки «үлемен теләмә». Сүзгә-сүз «җаныңны күтәрмә».
^ Яки «киңәше».