Гыйбрәтле сүзләр 27:1—27

27  Иртәгесе көн белән мактанма,Чөнки иртәгә ни буласын белмисең.+  Сине үз телең түгел, ә башка берәү мактасын,Үз авызың түгел, ә башкалар данласын.+  Таш та, ком да авыр,Ә акылсыз китергән борчу икесеннән дә авыррак.+  Ярсу рәхимсез, ачу ташкын кебек,Ә көнчелеккә кем каршы тора алыр?+  Ачык шелтә яшерен мәхәббәттән яхшырак.+  Дус тугры булганга яралый,+Ә дошман күп үбә.*  Тамагы тук кеше* кәрәзле балны кире кага,*Ә ач кеше* өчен ачы нәрсә дә татлы була.  Үз оясын калдырган* кош ничек булса,Өен калдырып киткән кеше дә шулай була.  Май һәм фимиам күңелгә шатлык китергән кебек,Эчкерсез киңәштән* туган дуслык та сөендерә.+ 10  Дустыңны да, әтиеңнең дустын да калдырма,Үзеңә бәла килгән көнне бертуганың йортына кермә. Якындагы күрше ерактагы бертуганнан яхшырак.+ 11  Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер,+Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын.+ 12  Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә,+Ә тәҗрибәсезләр, туп-туры барып, җәфа чигә.* 13  Чит кешенең бурычын түләү өчен өстенә җаваплылык алучының киемен алып кал,Азгын хатын* өчен үз өстенә җаваплылык алган кешедән рәһен* ал.+ 14  Иртән иртүк үз иптәшен кычкырып фатихалаучыныЛәгънәт итүче дип санарлар. 15  Тиргәшүчән хатын* яңгырлы көнне бертуктамый аккан түбә сыман.+ 16  Аны тыя белгән кеше җилне дә тыяр,Сыек майны да уң кулы белән тота алыр. 17  Тимер тимерне кайраган кебек,Кеше дә үз дустын үткен итә.+ 18  Инҗир агачын караучы аның җимешен ашар,+Ә хуҗасы турында кайгырткан кеше ихтирам казаныр.+ 19  Кеше йөзе суда чагылган кебек,Кеше күңеле дә башка берәүнең күңелендә чагыла. 20  Кабер* белән череп таркалу урыны һичкайчан туймас,+Кеше күзләре дә һичкайчан канәгатьләнмәс. 21  Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен ничек булса,+Шулай ук мактау да кешене сыный.* 22  Акылсызны, вакланган ашлыкны төйгән сыман,Килегә* салып төйсәң дә, Акылсызлыгы аны калдырмас. 23  Көтүеңне яхшылап кара. Сарыкларың турында яхшылап кайгырт.*+ 24  Чөнки байлык мәңге булмас ул,+Һәм таҗ буыннан-буынга мәңге күчеп тормас. 25  Чирәм юк була, яңасы үсеп чыга,Һәм таулардагы үсемлекләрне җыеп алалар. 26  Яшь сарык тәкәләре кием-салым белән тәэмин итә,Һәм кәҗә тәкәләрен кыр-басу сатып алыр өчен тоталар. 27  Синдә кәҗә сөте үзең өчен дә,Гаиләң өчен дә, хезмәтче кызларың өчен дә җитәрлек булыр.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «үбүе риялы; үбүе ясалма».
Яки «җан».
Сүзгә-сүз «таптый».
Яки «җан».
Яки «оясыннан качкан».
Яки «Җан киңәшеннән».
Яки «җәзалана».
Яки «Чит ил кешесе».
Ягъни залог.
Яки «Мыгырданучан хатын».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Яки «Шулай ук кеше өчен аның мактавы».
Киле — эре бөртекле нәрсәләрне төеп ваклау өчен махсус формада ясалган савыт.
Яки «Сарыкларыңа күңел сал».

Искәрмәләр

Медиаматериал