Гыйбрәтле сүзләр 7:1—27

7  Улым, сүзләремне үтә,Әмерләремне хәзинәдәй сакла.+  Әмерләремне үтә һәм озак яшә,+Нәсыйхәтләремне* күз карасыдай сакла.  Аларны бармакларыңа бәйләп куй,Йөрәгең тактасына уеп яз.+  Зирәклеккә: «Син минем апам»,— диген,Төшенүчәнлеккә: «Туганым»,— дип эндәш.  Шулчак алар сине азгын* хатыннан саклар,+Бозык* хатыннан һәм аның кызыктыргыч* сүзләреннән яклар.+  Бервакыт өемнең тәрәзәсеннәнРәшәткә аша карап торганда,  Мин беркатлыларны* күзәтергә булдымҺәм яшьләр арасында акылсыз бер егетне күреп алдым.+  Андый хатын яшәгән урам яныннан узып барганда,Ул аның йортына таба китте.  Эңгер-меңгер вакыт, кич иде,+Төн якынлашып, караңгы төшеп килә иде. 10  Аннары карасам, аның каршынаФахишә кебек* киенгән,+ мәкерле йөрәкле хатын чыкты. 11  Үзе гаугачан һәм үҗәт.+ Өендә беркайчан да тормый. 12  Әле урамга чыга, әле шәһәр мәйданына килә,Һәрбер урам чатында сагалап тора.+ 13  Ул егетне эләктереп алып үпте. Оятсыз чырай белән аңа болай диде: 14  «Татулык корбаны китерергә тиеш идем.+ Бүген нәзеремне үтәдем. 15  Шуңа күрә сине каршыларга дип чыктым да. Хәзер менә сине эзләп таптым! 16  Мин ятагыма матур җәймәләр, Төрле төсле Мисыр тукымалары җәйдем.+ 17  Урын-җиргә ми́рра, алоэ* һәм дарчин сиптем.+ 18  Әйдә, таң атканчы мәхәббәт касәсеннән эчик,Ялкынлы сөю белән ләззәтләник. 19  Ирем өйдә юк,Ул ерак сәяхәткә китте. 20  Үзе белән акча янчыгын да алды,Тулы ай булганда гына кайтачак». 21  Ул ышандырырлык сүзләр белән егетне юлдан яздырды,+Мавыктыргыч теле белән аны аздырды. 22  Тегесе исә суеласы үгез сыман,Җәзага тартыласы богауланган ахмак сыман, шунда ук аңа иярде.+ 23  Ахыр чиктә аның бавырын ук чәнчер,Ул, тозакка ташланган кош сыман, җаны һәлак буласын белми.+ 24  Шуңа күрә, улларым, мине тыңлагыз,Сүзләремә колак салыгыз. 25  Күңелең андый хатынның юлларына тартылмасын,Аның сукмакларында адашып йөрмә.+ 26  Күпләр аның аркасында һәлак булды,+Ул үтергән кешеләр саны бик зур.+ 27  Аның йорты Кабергә* илтә,Үлеләр яткан урынга алып бара.

Искәрмәләр

Яки «Канунымны».
Сүзгә-сүз «ят». Гс 2:16 ны к.
Сүзгә-сүз «Чит». Гс 2:16 ны к.
Яки «ягымлы».
Яки «тәҗрибәсезләрне».
Яки «киеменә».
Күрәсең, алоэ агачы бүлеп чыгара торган хуш исле матдә, алоэ вера түгел.
Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал