Зәбур 36:1—12

Дирижер өчен. Йәһвәнең хезмәтчесе Давытның мәдхиясе. 36  Явызга күңеле түреннән гөнаһ пышылдап сөйли,Аллаһыдан курку дигән нәрсә юк аңарда.+  Ул күңеленнән шулкадәр мактана,Хәтта үз гөнаһын күрми дә, нәфрәт тә итми.+  Авызыннан чыккан сүзләре зарарлы һәм алдавыч,Яхшы эшләр кылу өчен кирәкле төшенүчәнлеге инде юк.  Ул хәтта ятагында да явыз ниятләр корып ята. Аның аягы яхшы юлда тормый,Ул начар булганны кире какмый.  И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең — күкләргә кадәр,+Тугрылыгың болытларга кадәр җитә.  Синең тәкъвалыгың мәһабәт таулар күк,*+Хөкемнәрең очсыз-кырыйсыз тирән сулар шикелле.+ И Йәһвә, син кешене дә, җанварны да саклыйсың.*+  И Аллаһы, синең тугры мәхәббәтең шундый кыйммәтле!+ Канатларыңның күләгәсе астында адәм балалары сыеныч таба.+  Алар йортыңдагы чиксез юмартлыгыңнан туйганчы эчә,+Син аларны үзеңнең игелек дәрьясыннан эчерәсең.+  Синдә тормыш чишмәсе,+Синең яктылыгыңда без яктылык күрәбез.+ 10  Тугры мәхәббәтеңне үзеңне белгәннәргә,+Тәкъвалыгыңны йөрәге намуслы булганнарга күрсәтүдән туктама.+ 11  Тәкәббер кешеләргә мине таптарга ирек куйма,Явыз бәндәләргә мине куып җибәрергә ирек бирмә. 12  Менә, явызлык кылучылар егылды,Аларны бәреп ектылар, алар инде аякларына торып баса алмый.+

Искәрмәләр

Яки «коткарасың».
Сүзгә-сүз «Аллаһы таулары күк».

Искәрмәләр

Медиаматериал