Ишагыя 64:1—12

64  Әгәр син күкләрне ертып аска төшсәң иде,Синең аркада таулар селкенер иде!  Бу ялкыннан чыбык-чабык янып киткәндәйҺәм уттан су кайнагандай булыр иде,Шунда дошманнарың исемеңне танып белеп,Халыклар синең алда калтырар иде!  Син курку-хөрмәт уята торган эшләр — без күрергә өметләнмәгән эшләр башкарганда,+Аска төштең, һәм синең алдыңда таулар селкенде.+  Элек-электән беркем дә башка Аллаһы турында ишетмәгән һәм белмәгән,Беркем дә синнән башка Аллаһыны күрмәгән,Син генә үзеңне көтеп* торучылар хакына эш итәсең.+  Син дөрес булганны шатланып эшләүчеләргә,+Сине истә тотып юлларыңнан йөрүчеләргә ярдәмгә киләсең. Ләкин без гөнаһлар кылып тордык, һәм син ярсыдың,+Без озак вакыт гөнаһ кылдык. Без котылуга лаекмы соң?  Без бөтенебез нәҗес кешедәй булып киттек,Безнең бөтен тәкъва эшләребез күрем көннәрендәге кием шикелле.+ Без барыбыз яфрак кебек корырбыз,Гөнаһларыбыз безне җил сыман очырып алып китәр.  Синең исемеңне чакыручы беркем юк,Бер кеше дә сиңа тотынырга омтылмый. Син бездән йөзеңне бордың,+Гөнаһларыбыз аркасында безне корытасың.  Ләкин син, и Йәһвә, безнең Атабыз.+ Без балчык, ә син безнең Чүлмәкчебез.*+ Безнең барыбызны синең кулың ясады.  И Йәһвә, чиктән тыш ярсый күрмә,+Гөнаһларыбызны мәңге истә тотма. Безгә карачы, без бит барыбыз синең халкың. 10  Синең изге шәһәрләрең чүлгә әйләнде. Сио́н — чүлгә,Иерусалим ташландык җиргә әверелде.+ 11  Безнең изге һәм данлыклы* йортыбыз*Утта янды.+ Анда ата-бабаларыбыз сине мактаган иде. Без кадерләгән бар нәрсә җимерек хәлдә ята. 12  Моны күреп, и Йәһвә, һаман бернәрсә дә эшләмәссеңме? Өнсез калып, шулкадәр мәрхәмәтсез җәберләнүебезгә юл куярсыңмы?+

Искәрмәләр

Яки «сабыр итеп көтеп».
Яки «безне булдырган Аллаһы».
Яки «матур».
Яки «гыйбадәтханәбез».

Искәрмәләр

Медиаматериал