Римлыларга 15:1—33

15  Ә без, көчлеләр, көчсезләрнең йөкләрен күтәреп йөрергә+ һәм үз файдабыз турында уйламаска тиеш.+  Һәрберебез, якыныбызны ныгытыр өчен һәм аңа файда булсын өчен, аның күңелен табып яшәсен.+  Мәсих тә бит үз файдасы турында уйламаган,+ һәм бу: «Сине хурлаучыларның хурлаулары минем өстемә ишелә»+,— дигән сүзләр белән туры килә.  Элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз+ һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип,+ безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган.+  Чыдамлык һәм юаныч бирүче Аллаһы ярдәмендә фикер йөртү рәвешегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын.  Шулай итеп сез бердәм рәвештә,+ бер тавыштан Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз.  Шуңа күрә, Мәсих безне кабул иткән кебек,+ сез дә, Аллаһыга дан булсын өчен, бер-берегезне шулай кабул итегез.+  Сезгә шуны әйтәм: Мәсих сөннәтлеләрнең хезмәтчесе булып китте.+ Ул моны аларның ата-бабаларына бирелгән вәгъдәне һәм Аллаһының хаклыгын расларга дип,+  шулай ук башка халыклар Аллаһыны шәфкатьле булганы өчен данласыннар дип эшләде.+ Болай дип язылган бит: «Шул сәбәпле сине халыклар арасында ачык танырмын, исемеңә мәдхияләр җырлармын».+ 10  Ул шулай ук: «Милләтләр, аның халкы белән бергә куаныгыз»+,— ди. 11  «Бар халыклар, Йәһвәне* мактагыз, бар кешеләр аны мактасын»+,— дип тә язылган. 12  Ишагыя́ пәйгамбәр дә болай ди: «Иша́й тамырыннан берәү килер+ һәм халыклар белән идарә итәр өчен күтәрелер.+ Халыклар аңа өмет баглар».+ 13  Өмет бирүче Аллаһы, сез аңа таянганга, изге рухның кодрәте ярдәмендә өметегез ныгый барсын* өчен, сезне зур шатлык һәм чиксез тынычлык белән сугарсын.+ 14  Кардәшләрем, сезнең турында әйткәндә, мин шуңа инанам: сез дә яхшылык кылырга әзер торасыз, сез дә бар белемгә ия һәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез. 15  Ләкин, Аллаһының үземә күрсәтелгән юмарт игелеге ярдәмендә, кабат исегезгә төшергәндәй, кайбер нәрсәләрне турыдан-туры язам. 16  Ул миңа бу игелекне мин башка халыклар хакына Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе булсын өчен күрсәтте.+ Бу халыклар изге рух белән изгеләндерелгән һәм яраклы корбан булсын өчен, мин Аллаһының яхшы хәбәрен игълан итеп, изге эш башкарам.+ 17  Шуңа күрә мин, Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак, Аллаһыга хезмәт итүемә шатлана алам. 18  Мәсих минем аша бүтән халыклар тыңлаучан булсын өчен кылган эшләрдән башка һичнәрсә хакында сөйләргә батырчылык итмәм. Ул боларны сүзләрем һәм эшләрем, 19  галәмәтләр һәм могҗизалар көче ярдәмендә,+ Аллаһы рухының кодрәте белән башкарды. Нәтиҗәдә, мин Иерусалим якларыннан Илли́рик якларына кадәр йөреп, Мәсих хакындагы яхшы хәбәрне җиренә җиткереп вәгазьләдем.+ 20  Башка берәү салган нигезгә кормас өчен, мин үземә шундый максат куйдым: яхшы хәбәрне Мәсихнең исеме инде билгеле булган урыннарда вәгазьләмәскә булдым. 21  «Аның хакында хәбәр алмаганнар күрәчәк, һәм ишетмәгәннәр аңлаячак»+,— дип язылган бит. 22  Шуңа күрә сезнең янга күп тапкыр барырга җыенсам да, бу берничек тә булып чыкмады. 23  Хәзер исә бу төбәкләрдә мин вәгазьләмәгән җирләр калмады, сезнең яныгызга да инде ничәмә* еллар буе киләсем килә. 24  Шунлыктан Испаниягә барышлый сезнең белән очрашырмын да, сезнең белән берникадәр вакыт аралашып алганнан соң, сез мине бераз озата барырсыз дип өметләнәм. 25  Ә хәзер изгеләргә хезмәт итәр өчен, Иерусалимга барырга җыенам.+ 26  Чөнки Македо́ния белән Аха́яда яшәүчеләр Иерусалимдагы изгеләр арасындагы ярлыларга иганәләр җыйды һәм шулай итеп үзләрендә булганын теләп уртаклашты.+ 27  Әйе, алар моны теләп башкарды, һәм, дөресен генә әйткәндә, алар Иерусалимдагы изгеләргә бурычлы. Чөнки башка халыкларга аларның рухи нәрсәләреннән өлеш тия икән, ул чакта алар да изгеләргә үз мал-мөлкәтен бүлешеп хезмәт күрсәтергә тиеш.+ 28  Шул иганәләрне изгеләргә исән-имин тапшыргач, мин Испаниягә китәрмен һәм барышлый сезгә кереп чыгармын. 29  Мин шуны да беләм: сезнең яныгызга Мәсихнең мул фатихалары белән киләчәкмен. 30  Кардәшләр, Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша һәм рухтан килүче мәхәббәт белән сезне өндим: мин үзем турында дога кылган кебек, сез дә минем турында Аллаһыга тырышып дога кылыгыз.+ 31  Моны мин Яһүдиядәге иман итмәүчеләрдән котылсын өчен+ һәм изгеләр Иерусалим хакына башкарган хезмәтемне кабул итсеннәр өчен эшләгез.+ 32  Ул чакта мин, Аллаһы теләсә, сезгә шатланып килермен һәм сезнең белән бергә көчләремне яңартырмын. 33  Тынычлык бирүче Аллаһы барыгыз белән булсын.+ Амин.

Искәрмәләр

Яки «ташып торсын».
Я, бәлки, «берничә».

Искәрмәләр

Медиаматериал