Эфеслеләргә 5:1—33

5  Шулай итеп, Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз+  һәм, Мәсих безне* яраткан кебек,+ мәхәббәт юлы буйлап йөрегез.+ Ул Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып,+ безнең* өчен үз тормышын бирде.  Изгеләргә хас булганча,+ арагызда фәхешлек,* һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын.+  Шулай ук оятсыз тәртип тә, ахмак сөйләшүләр дә, әдәпсез мәзәкләр сөйләү+ дә сезгә килешми. Киресенчә, Аллаһыга рәхмәт укыгыз.+  Сезгә бит шул билгеле, сез бит шуны яхшы аңлыйсыз: һичбер фәхеш кеше* дә,+ нәҗес тә, комсыз+ (ягъни потка табынучы) кеше дә Мәсихнең һәм Аллаһының Патшалыгында мирас итеп бернәрсә алмаячак.+  Сезне һичкем дә буш сүзләр белән алдамасын. Тыңламаучан кешеләр андый нәрсәләр аркасында Аллаһының ярсуын татыячак бит.  Шул сәбәпле алар белән һичнинди уртак эшегез булмасын.  Сез бит кайчандыр караңгылык идегез, ә хәзер — Хуҗабызныкы булганга — яктылык.+ Яктылык балалары булып яшәгез,  чөнки яктылыкның җимеше — һәртөрле яхшылык, тәкъвалык һәм хакыйкать.+ 10  Раббыны нәрсәләр сөендерә,+ һәрвакыт шуны аера белегез, 11  һәм алар белән бергә караңгылыкның файдасыз эшләрендә башка катнашмагыз,+ киресенчә, аларны фаш итегез. 12  Аларның яшертен кылган эшләрен хәтта искә алу да оят бит. 13  Фаш ителгән һәрнәрсә яктылыкта ачык күренә башлый, ә ачык күренгән һәрнәрсә — яктылык. 14  Шуңа күрә: «Йоклаучы, уян, үледән терел,+ һәм Мәсих сиңа яктылык бирер»+,— дип әйтелгән. 15  Шулай итеп, акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен, үз тәртибегезгә бик игътибарлы булыгыз, 16  вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз,*+ явыз көннәрдә яшибез бит. 17  Шуңа күрә уйламыйча эш итүегезне ташлагыз, ә Йәһвә* ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенеп яшәгез.+ 18  Исергәнче шәраб эчмәгез,+ чөнки ул узынуга* китерә, киресенчә, изге рух белән сугарылыгыз. 19  Бер-берегез* белән сөйләшкәндә, мәдхияләр укыгыз, Аллаһыны мактагыз һәм рухи җырлар җырлагыз.+ Күңелегездән Йәһвәне* данлап көйләп җырлагыз.+ 20  Һәрвакыт һәм һәрнәрсә өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеме аша+ күктәге Атабыз Аллаһыга рәхмәт укыгыз.+ 21  Мәсихкә тирән хөрмәт йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз.+ 22  Хатыннар үз ирләренә Хуҗабызга буйсынгандай буйсынсын,+ 23  чөнки Мәсих җыелышның башы булган кебек,+ ир дә хатынның башы.+ Мәсих исә җыелышның — үз тәненең коткаручысы. 24  Җыелыш Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсын. 25  Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез,+ Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит.+ 26  Ул моны аны изгеләндерер өчен һәм, Аллаһы сүзенең суы белән юып, аны саф итәр өчен,+ 27  һәм шулай итеп җыелыш аның каршында гүзәл, тапсыз, җыерчыксыз яки моңа охшаш башка җитешсезлекләрсез,+ изге һәм кимчелексез булсын өчен эшләгән.+ 28  Нәкъ шулай ук ирләр дә хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш. Хатынын яратучы кеше үзен ярата, 29  чөнки үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта. Мәсих тә җыелыш турында шулай кайгыртып тора, 30  чөнки без — аның тәненең әгъзалары.+ 31  «Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр,* һәм икесе бер тән булыр».+ 32  Бу изге сер+ бөек. Мин Мәсих һәм җыелыш хакында сөйлим.+ 33  Шулай да һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш,+ ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «сезне».
Я, бәлки, «сезнең».
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Сүзлектән «Фәхешлек» к.
Сүзгә-сүз «билгеләнгән вакытны түләп алыгыз».
Яки «идарә итүне югалтуга».
Я, бәлки, «Үз-үзегез».
Яки «хатыны белән калыр».

Искәрмәләр

Медиаматериал