Әюп 19:1—29
19 Моңа Әюп болай диде:
2 «Тагын күпме җанымны* ярсытып,+Сүзләрегез белән мине рәнҗетеп торырсыз?+
3 Мине инде ун тапкыр шелтәләдегез,*Үзегезне минем белән шулай кырыс тотарга оялмыйсыз да.+
4 Әгәр чыннан да берәр хата кылганмын икән,Бу минем эшем.
5 Миннән өстен буласыгыз килә икән,Мине хурлавыгызны гадел дисез икән,
6 Шуны белегез: мине Ходай юлдан яздырды,Ул мине ау тозагына тотты.
7 „Җәбер-золым!“ — дип кычкырып торсам да, һичкем дәшми;+Ярдәм сорап ялварам, тик гаделлек күрмим.+
8 Ул юлымны таш стена белән киртәләп куйды, һәм мин үтә алмыйм;Сукмагымны караңгылык белән каплады.+
9 Данымнан мәхрүм итте ул мине,Башымнан таҗны салдырды.
10 Ул мине юк иткәнче һәрьяклап изә,Өметемне агачны йолкыгандай йолкып чыгара.
11 Аның миңа ачуы чыга,Ул мине үз дошманы дип саный.+
12 Аның гаскәрләре бергәләшеп мине чолгап ала,Лагерьлары белән чатырымны камап ала.
13 Ул кардәшләремне янымнан куып җибәрде,Танышларымны миннән читләштерде.+
14 Дусларым* юк булды,Якын танышларым мине онытып бетерде.+
15 Йортымдагы кунакларым,+ кол кызларым мине чит кеше дип саный,Мин алар өчен чит ил кешесе булып киттем.
16 Хезмәтчемне чакырсам, җавап бирми;Аңардан кызгануын үтенәм.
17 Хатыным сулышымнан җирәнә башлады,+Бертуганнарым өчен мин сасы ис булып киттем.
18 Хәтта яшь балалар да миннән җирәнә;Күтәрелсәм, мине мыскылларга тотыналар.
19 Бар якын дусларым мине күралмый,+Мин яраткан кешеләр миңа каршы чыкты.+
20 Сөякләрем тирем белән итемә ябыша,+Мин көчкә* үлемнән качып калам.
21 Шәфкатьле булыгыз, иптәшләрем, миңа шәфкатьле булыгыз,Ходай миңа үз кулы белән сукты бит.+
22 Ник, Аллаһы кебек, мине эзәрлеклисез,+Миңа бертуктаусыз һөҗүм итәсез?+
23 Сүзләрем язып куелса иде,Берәр китапка язылса иде!
24 Алар тимер кискеч һәм кургаш беләнМәңгегә кыяга уелса иде!
25 Йолып алучым+ исән, моны яхшы беләм;Ул соңрак килеп, җир өстеннән күтәрелер.
26 Хәзер тирем шулай итеп бозылса да,Әле исән чакта мин Ходаемны күрермен.
27 Мин аны үзем күрермен,Башка берәүнең түгел, минем күзләрем аңа карап торыр.+
Әмма күңел түремне төшенкелек баса!*
28 Сез бит: „Без аны ничек итеп эзәрлеклибез?“+ — дисез,Әйтерсең лә моның сәбәпчесе мин.
29 Кылычтан куркыгыз,+
Гөнаһлар өчен җәза — кылыч бит,Хөкем итүченең барлыгын белерсез әле».+
Искәрмәләр
^ Яки «хурладыгыз».
^ Яки «Туганнарым».
^ Сүзгә-сүз «тешләрем тиресе белән».
^ Яки «Бөерләрем эшләми башлады».