Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

А4

Еврей Язмаларында Аллаһы исеме

Бабыл әсирлегенә киткәнчегә кадәр кулланылган еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме

Бабыл әсирлегеннән соң кулланылган еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме

Дүрт тартык еврей хәрефе יהוה белән бирелгән Аллаһының исеме Еврей Язмаларында якынча 7 000 тапкыр очрый. Изге Язмаларның Яңа дөнья тәрҗемәсендә тетраграмматон дип аталган бу дүрт хәреф «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. Бу исем — Изге Язмаларда иң еш очрый торган исем. Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучылар Аллаһыны күп титуллар һәм сурәтләүче исемнәр белән, мәсәлән «Чиксез Кодрәт Иясе», «Аллаһы Тәгалә» һәм «Раббы» дип атасалар да, алар Аллаһының шәхси исеме итеп тетраграмматонны гына кулланган.

Йәһвә Аллаһы үз исемен Изге Язмалар язучыларына үзе кулланырга кушкан. Мәсәлән, ул Йәил пәйгамбәрне: «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр»,— дип язарга рухландырган. (Йәил 2:32; Рәсүлләр 2:21 белән чагыштыр.) Шулай ук Аллаһы бер мәдхия җырлаучыга: «Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде»,— дип язарга кушкан (Зәбур 83:18). Асылда, Аллаһы исеме Зәбур китабында гына якынча 700 тапкыр очрый. Бу шигъри язмаларны Аллаһы халкы җырларга һәм кычкырып укырга тиеш булган. Ни өчен соң, алайса, Аллаһы исеме Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә юк? Ни өчен Аллаһы исеменең төгәл әйтелеше билгеле түгел? Һәм Аллаһының исеме Йәһвә нәрсәне аңлата?

Үле диңгез янында табылган кулъязмадагы Зәбурдан өзекләр. Ул б. э. беренче гасырының беренче яртысында күчереп язылган. Текст Бабыл әсирлегеннән соң киң кулланылган еврей хәрефләре белән, ә тетраграмматон борынгы еврей хәрефләре белән язылган

Ни өчен Аллаһы исеме Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә юк? Моңа төрле сәбәпләр бар. Кайберәүләр Чиксез Кодрәтле Аллаһы шәхси исемгә мохтаҗ түгел дип уйлый. Башкаларга, күрәсең, яһүдләрнең гореф-гадәте тәэсир иткән. Яһүдләр бу исемне нәҗесләүдән куркып кулланмаска тырышкан. Башкалар исә, беркем дә Аллаһы исеменең төгәл әйтелешен белмәгәнгә, аны «Раббы» я «Аллаһы» дип атау яхшырак дип саный. Әмма бу карашлар мондый сәбәпләр аркасында нигезле түгел:

  • Аллаһы Сүзенең беренче күчермәләрендә, шул исәптән Мәсихкә кадәрге вакыттан сакланып калганнарында, Аллаһының шәхси исеме бар. Әмма Чиксез Кодрәтле Аллаһы шәхси исемгә мохтаҗ түгел дип әйтүчеләр моңа әһәмият бирми. Инде өстә әйтелгәнчә, Аллаһы үз исемен үзенең Сүзенә якынча 7 000 тапкыр язарга кушкан. Күренеп тора: ул үзенең исемен белүебезне һәм куллануыбызны тели.

  • Яһүдләрнең гореф-гадәтен хөрмәт итеп, бу исемне алып куйган тәрҗемәчеләр бер төп нәрсәне танырга теләми. Яһүдләрнең кайбер күчереп язучылары бу исемне әйтмәсә дә, аны Изге Язмаларның күчермәләреннән алып куймаган. Үле диңгез янындагы Кумранда табылган борынгы кулъязмаларда бу исем еш очрый. Изге Язмаларны тәрҗемә иткән кайбер кешеләр Аллаһы исеме урынына зур хәрефләр белән «РАББЫ» дигән титулны язып, аның шул урында төп нөсхәдә булганын күрсәткән. Ләкин мондый сорау кала: ни өчен бу тәрҗемәчеләр Аллаһы исеменең Изге Язмаларда меңнәрчә тапкыр очраганын таныса да, аны титуллар белән алмаштырган я Изге Язмалардан алып куйган? Кем аларга андый үзгәрешләр кертергә хокук биргән? Алар үзләре генә бу сорауга җавап бирә ала.

  • Аллаһы исемен, төгәл әйтелеше билгеле булмаганга, кулланырга кирәк түгел дип әйтүчеләр Гайсә исемен иркен куллана. Әмма Гайсәнең беренче гасырдагы шәкертләре аның исемен бүгенге күпчелек мәсихчеләр кебек түгел, ә бөтенләй икенче төрле әйткәннәр. Яһүд мәсихчеләре, бәлки, Гайсә исемен Йешу́а дип әйткәннәрдер. Ә «Мәсих» дигән титул Маши́ах булгандыр. Грекча сөйләшкән мәсихчеләр аны Иесоу́с Кристо́с, ә латинча сөйләшкән мәсихчеләр Ие́сус Хри́стус дип атаганнар. Бу исемнең грек тәрҗемәсе Изге Язмаларда Аллаһы тарафыннан рухландырылып язылган булган. Изге Язмаларны язучылар аның исеменең еврейчә әйтелешен сакларга тырышмаган, ә бу исемнең грекча гомумкабул ителгән формасын кулланып акыллы эш иткән. Шул ук рәвешчә Йәһвә Шаһитләре Аллаһы исеменең «Йәһвә» дигән төрен куллану, ул борынгы еврей телендәге әйтелеше белән төгәл туры килмәсә дә, акыллы дип саный.

Ни өчен Аллаһы исеменең төгәл әйтелеше билгеле түгел? Тетраграмматонның дүрт хәрефе (יהוה) татар телендә мондый тартык хәрефләр белән языла: ЙҺВҺ. Борынгы еврей телендә язылган бер сүздә дә сузык хәрефләр булмаган кебек тетраграмматонда да алар юк. Борынгы еврей телендә сөйләшкән кеше укыган вакытта җиңел генә тиешле сузык авазлар куша алган.

Аллаһы исеме Яратылыш 15:2 дә (Уильям Тиндал тәрҗемә иткән Тәүрат, 1530)

Еврей Язмалары язылып беткәннән соң якынча мең ел үткәч, яһүди белгечләр әйтелеш билгеләре уйлап чыгарган. Алар еврей телендә укыганда нинди сузык авазлар кулланырга икәнен күрсәткән. Әмма ул вакытка яһүдләрнең хорафаты буенча Аллаһының шәхси исемен кычкырып әйтү дөрес түгел дип саналган. Шуңа күрә яһүдләр бу исем урынына башка сүзләр кулланган. Шулай итеп алар, күрәсең, тетраграмматонны күчереп язганда бу сүзләрнең сузык авазларын Аллаһы исеменең бу дүрт тартык хәрефенә кушкан. Шунлыктан андый сузык билгеләр булган кулъязмалар бу исем башта еврей телендә ничек яңгыраганын билгеләргә ярдәм итми. Кайберәүләрнең фикере буенча, бу исем «Яһве» дип яңгыраган, ә икенчеләре башка әйтелеш төрләрен тәкъдим итә. Үле диңгез янында табылган Левилеләр китабының бер өлеше грек телендә язылган. Бу кулъязмада Аллаһы исеме грек алфавиты белән Иао дип бирелгән. Моннан тыш, борынгы грек язучылары бу исемнең Иае, Иабе́ һәм Иаоуе́ әйтелешләрен дә тәкъдим итә. Әмма төгәл әйтелешне тулы ышаныч белән әйтеп булмый. Без Аллаһының борынгы хезмәтчеләре бу исемне еврей телендә ничек әйткәннәрен белмибез (Яратылыш 2:4; Чыгыш 3:15). Ләкин без шуны беләбез: Аллаһы үз халкы белән сөйләшкәндә, үз исемен еш кулланган, алар аңа исеме белән дәшкән һәм бу исемне бер-берсе белән сөйләшкәндә дә иркен кулланган (Чыгыш 6:2; 1 Патшалар 8:23; Зәбур 99:9).

Тетраграмматон, ЙҺВҺ: «Ул булдырта»

Фигыль ҺВҺ: «булырга»

Йәһвә дигән исемнең мәгънәсе нинди? Еврей телендә Йәһвә исеме «булырга» дигәнне аңлаткан фигыльдән барлыкка килгән, һәм, күп белгечләр исәпләгәнчә, ул бу еврей фигыленең йөкләтү юнәлешен чагылдыра. Шулай итеп, Яңа дөнья тәрҗемәсе комитетының аңлавы буенча, Аллаһының исеме «Ул булдырта» дигән мәгънә йөртә. Белгечләрнең бу яктан карашлары төрле, шуңа күрә аның төгәл мәгънәсен әйтеп булмый. Әмма бу аңлатма Йәһвәнең бөтен нәрсәне Барлыкка Китерүче һәм үзенең ниятен Үтәүче буларак роленә яхшы туры килә. Ул Галәмне һәм акылга ия затларны барлыкка китереп кенә калмаган, ә вакыйгалар барышында үз ихтыярын һәм ниятен үтәвен дәвам итә.

Шуңа күрә Йәһвә исеменең мәгънәсе Чыгыш 3:14 тә язылган охшаш фигыльнең мәгънәсе белән генә чикләнми. Анда болай диелә: «Кем Буласым Килсә, Шул Булам». Бу сүзләр Аллаһы исемен өлешчә генә тасвирлый. Төгәлрәк әйткәндә, алар Аллаһы шәхесенең бер ягын ача, ягъни үз ниятен үтәр өчен ул һәр хәлдә кем булырга кирәк шул була икәнен күрсәтә. Шулай итеп, Йәһвә исеме бу фикерне үз эченә алса да, ул киңрәк мәгънәгә ия. Бу исем шулай ук Аллаһы үзенең иҗади эшләре белән булган хәлгә тәэсир итә һәм үз нияте үтәлсен өчен көч куя икәнен аңлата.