Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Әзрәк акчага ничек яшәп була?

Әзрәк акчага ничек яшәп була?

 Экономик кризис материаль хәлегезгә тәэсир иткәнме? Пандемия, табигать афәтләре, сәяси тотрыксызлык һәм сугышлар экономиканы тиз какшата ала. Кинәт эшне югалту стресс китерсә дә, Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр әзрәк акчага яшәргә өйрәнергә ярдәм итәр.

1. Үзгәргән шартларга ияләшегез.

 Изге Язмалардагы принцип: «Мин муллыкта да, мохтаҗлыкта да канәгать булуның серенә төшендем» (Филипиялеләргә 4:12).

 Хәзер акчагыз әзрәк булса да, үзгәргән матди хәлегезгә ияләшеп була. Үзгәрешләрне мөмкин кадәр тизрәк кабул итсәгез һәм аларга җайлаша алсагыз, үзегезгә дә, гаиләгезгә дә җиңелрәк булыр.

 Хөкүмәтнең я социаль оешмаларның ярдәме турында белешегез. Еш кына андый программалар чикле вакыт эчендә эш итәргә мөмкин. Шуңа күрә тоткарланмыйча эш итәргә тырышыгыз.

2. Гаиләгез белән бер команда буларак эш итегез.

 Изге Язмалардагы принцип: «Киңәшсез, ниятләр таркала, ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша» (Гыйбрәтле сүзләр 15:22).

 Материаль хәлегез турында тормыш иптәшегез һәм балаларыгыз белән сөйләшегез. Арагызда ачык аралашу булса, гаиләдә һәркем нинди үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңлар һәм тиешенчә эш итәр. Барысы да акчаны сак тотса, материаль хәлегез яхшырыр.

3. Бюджет төзегез.

 Изге Язмалардагы принцип: «Әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28)

 Әзрәк акчага яшәгәндә, иң мөһиме — бөтен акчаның кая киткәнен белү. Яңа шартларны исәпкә алып, бюджет төзегез һәм ай дәвамында булачак керемнәрне язып куегыз. Аннары шушы айда булган чыгымнар һәм сез гадәттә сатып алган әйберләр исемлеген языгыз. Киләчәктә чыгымнарыгыз үзгәрсә дә, шулай эшләгез. Бюджетыгызда планлаштырылмаган чыгымнарны һәм көтелмәгән очракларны да исәпкә алыгыз.

 Киңәш. Чыгымнарга кечкенә нәрсәләрне дә кертергә онытмагыз. Алар күпмегә төшә икәнен белсәгез, бәлки, сез гаҗәпләнерсез. Мәсәлән, бер ир-ат, үз чыгымнарын тикшергәч, шуны аңлаган: ул сагызга гына елына йөзләгән доллар сарыф иткән икән!

4. Иң мөһимен сайлап, үзгәрешләр ясагыз.

 Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

 Үз керемнәрегезне чыгымнарыгыз белән чагыштырыгыз һәм нәрсәдән баш тартырга я нәрсәне киметеп була икәнен билгеләгез. Мондый өлкәләрне карап чыгыгыз:

  •   Транспорт. Гаиләгездә берничә машина булса, бәлки, берсен сатып булыр? Машинагыз кыйбат булса, бәлки, очсызрагына алыштырып була? Җәмәгать транспортын я велосипедны кулланып булмасмы?

  •   Күңел ачулар. Интернет каналларына, спутник я кабель телевидениесенә язылуны күпмедер вакытка булса да туктатып булмасмы? Бәлки, арзанрак сервисларны табып булыр? Мәсәлән, кайбер китапханәләрдә түләүсез видеолар, электрон китаплар һәм аудиоязмалар бирелә.

  •   Коммуналь уңайлыклар. Гаиләгез белән су, ут һәм бензинны куллану турында сөйләшегез. Утны сүндерү һәм душ керү вакытын киметү кечкенә нәрсә кебек күренсә дә, андый гадәтләр акчаны саклый ала.

  •   Ризык. Ресторан-кафеларда түгел, ә өйдә ашарга тырышыгыз. Ризык әзерләүне алдан планлаштырыгыз. Мөмкин булса, ашамлыкларны күпләп сатып алыгыз. Калган ризыкны да кулланыгыз. Кирәкмәгән нәрсәләрне сатып алмас өчен, кибеткә барыр алдыннан, ашамлыклар исемлеген төзегез. Яңа пешкән җирле җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне сатып алырга тырышыгыз. Гадәттә, алар арзанрак була. Зыянлы ризыктан баш тартыгыз. Бәлки, сез бакча үстерергә булырсыз.

  •   Кием-салым. Яңа әйберләрне сатып алырга булсагыз, моны мода артыннан куар өчен түгел, ә кирәк булганда гына эшләгез. Киемнәрне ташламалар вакытында сатып алырга тырышыгыз. Яхшы сыйфатлы киемне секонд-хенд кибетләрендә дә сатып алып була. Һава торышы һәм шартларыгыз туры килсә, керләрне кер киптерү машинасында түгел, ә саф һавада киптерегез. Бу күп кенә акчаны сакларга булышыр.

  •   Киләчәктәге чыгымнар. Берәр нәрсәне сатып алыр алдыннан, үз-үзегездән сорагыз: минем моңа акчам җитәрме? Бу миңа чыннан да кирәкме? Берәр электрон җайланманы я машинаны алыштыруны кичектереп булмасмы? Моннан тыш, кирәкмәгән һәм сез кулланмаган нәрсәне сатып буладыр. Шулай итеп сез материаль хәлегезне яхшырта алырсыз.

 Киңәш. Эшне кинәт югалту зыянлы һәм күп акча таләп иткән гадәтләрне ташларга дәртләндерә ала. Мәсәлән, кемдер тәмәке тартудан, комарлы уеннар уйнаудан я исерткеч эчемлекләрне артык эчүдән баш тартырга мөмкин. Андый үзгәрешләр матди хәлегезне генә түгел, ә тормыш сыйфатын да яхшыртыр.

5. Изге Язмаларны өйрәнегез.

 Изге Язмалардагы принцип: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).

 Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Зирәклек тә, акча да яклау бирә. Ләкин белемнең өстенлеге шунда: зирәклек үз иясенең гомерен саклый» (Вәгазьче 7:12). Андый зирәклекне Аллаһының Сүзе Изге Язмаларда табып була. Күпләр, андагы киңәшләрне кулланып, акча турында артык борчылмаска өйрәнгән (Маттай 6:31, 32).