Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Арамей таргумнары

Арамей таргумнары

Бу төшенчә Еврей Язмаларының арамей теленә ясалган борынгы яһүди тәрҗемәләренә карата кулланыла (Арамей теле к.).

«Таргум» дигән арамей сүзе «аңлату» я «тәрҗемә итү» дигән мәгънә йөртә. Башта таргумнар яһүдләрнең телдән әйтелгән йолаларының өлеше булган, ә соңрак алар язып куелган булган. Таргумнарны язучылар, еврей текстын тәрҗемә иткәндә, тәрҗемәләренә аңлатмалар өстәгән. Мәсәлән, Әп 38:7 дә «Аллаһының... уллары» дигән сүзтезмә «фәрештәләр төркеме» дип аңлатыла.

Езра, Никами һәм Даниял китапларыннан тыш, Еврей Язмаларының бар китаплары өчен таргумнар бар. Таргумнарның билгеле иң борынгы күчермәләре — Левилеләр китабының ике кулъязма кисәге. Алар Кумранда табылган булган һәм б. э. к. II я I гасырга карый.

Кайвакыт таргумнар борынгы яһүди тәрҗемәчеләрнең еврей текстын ничек аңлаганнарын ачыклый. Шуңа күрә хәзерге вакытта Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр, Еврей Язмаларындагы авыр өзекләрнең мәгънәсен ачыклар өчен, таргумнарны куллана. А3 кушымт. к.