Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гарәбстан; гарәп

Гарәбстан; гарәп

«Гарәбстан» төшенчәсе башлыча Гарәп ярымутравына карата кулланыла. Ул Африка континенты янында көньяк-көнбатыш Азиядә урнашкан. Әмма бу төшенчә Гарәп ярымутравының төньягындагы һәм көнбатышындагы күрше төбәкләрен дә, мәсәлән, Сирия чүлен һәм Синай ярымутравын, аңлатырга мөмкин. Гарәбстан исеме Еврей Язмаларының төп нөсхәсендә очрамаса да, «гарәпләр» дигән төшенчә анда шул җирдә яшәгән кешеләргә карата кулланыла (1Пат 10:15; 2Ел 9:14; 21:16; Нк 4:7).

Гарәбстан күбесенчә чүлләр һәм коры яссы таулыклар белән капланган. Гомумән алганда, Изге Язмаларда искә алынган Гарәбстан кешеләре илгизәрләр булган. Алар көтүләрен көткән һәм чатырларда яшәгән (Иш 13:20; Ир 3:2, иск.). Башкалары сатучылар булган, ә кайберләре Тир сәүдәгәрләре дип аталган (Йз 27:21). Бу ярымутрау аша кәрван юллары үткән. Бу юллар сәүдә эшләре алып барган Көнчыгыш Африканы, Һиндстан һәм Гарәбстанның көньяк шәһәрләрен Мисыр һәм төньяктагы илләр белән, шул исәптән Ассирия, Сурия һәм Бабыл илләре белән, тоташтырган. Гарәп сәүдәгәрләре һәм кәрваннар тәмләткечләр, ладан, мирра, алтын, әлгүм агачы һәм асылташлар сатып, оазистан оазиска күчеп йөргәннәр (1Пат 10:10, 11, 15; Иш 60:6).

Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре Гарәбстанда яшәгән я шул җир кешеләре белән эшләр алып барган. Мәсәлән, Әюп Ус җирендә, күрәсең, Гарәбстанның төньягында яшәгән (Әп 1:1). Муса 40 ел Гарәбстанда, мидьянлы Ятәрнең өендә яшәгән (Чг 3:1; Рс 7:29, 30). Хакимнәр чорында мидьянлылар, амаликлылар һәм Көнчыгышта яшәүчеләр Гарәбстаннан дөяләргә атланып килгән һәм Исраил җирен бөлгенлеккә төшергән (Хк 6:3—6). Шеба патшабикәсенең патшалыгы Гарәбстанның көньяк-көнбатышында урнашкан булгандыр (1Пат 10:1—10, 15; 2Ел 9:1—9, 14; Мт 12:42 һәм аңлатма). Яһүд патшасы Яһурам идарә иткәндә, гарәпләр Иерусалимга бәреп кергән һәм патша сараендагы бөтен мал-мөлкәтне, шулай ук аның улларын һәм хатыннарын үзләре белән алып киткән (2Ел 21:16, 17).

Мәсихче Грек Язмаларында Гарәбстан өч урында телгә алына. Б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәме вакытында Иерусалимда җыелган халык арасында «гарәпләр» искә алына. Шулай итеп, гарәп телендә сөйләшкән кайбер яһүдләр шул вакытта мәсихчеләр булып киткәндер (Рс 2:11, 41). Паул Гәләтиялеләргә язган хатында Гарәбстанны ике мәртәбә телгә ала. Ул Дәмәшекътә (Сирия) мәсихче булып киткәч, үзе турында Гл 1:17 дә «Гарәбстанга киттем һәм шуннан соң яңадан Дәмәшекъкә кайттым» дип әйткән. «Гарәбстан» төшенчәсе Гарәп ярымутравының һәркайсы өлешенә карата кулланылырга мөмкин. Әмма Паул, бәлки, күрше Сурия чүленә, Сурия һәм Исраилдән көнчыгышка таба урнашкан төбәккә киткән булгандыр. Б. э. беренче гасырында бу төбәкне кайчак Гарәбстан дип атаганнар, һәм андый нәтиҗәне Иосиф Флавий да раслаган. Ул Иерусалимдагы билгеле бер манарадан (Псефин манарасыннан) көнчыгышка карап, Гарәбстанны күреп була дип язган («Яһүдләр сугышы», 5 нче китап, 4 бүл., абз. 3). Гл 4:25 тә Паул «Синай тавы» турында Гарәбстандагы тау дип әйткән. Нәкъ шунда Йәһвә Исраил халкы белән Канун килешүе төзегән булган.