Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эразмның грек тексты

Эразмның грек тексты

Мәсихче Грек Язмаларының грек тексты беренче мәртәбә 1516 елда бастырып чыгарылган булган. Бу Голландия галиме Дезидерий Эразм Роттердамлының (як. 1469—1536) хезмәте булган.

Эразм латин телендәге «Вульгата»ның хаталар белән тулы булганын таныган (Вульгата к.). Ул Изге Язмаларның текстын төп нөсхә язылган телдә һәм шулай ук аның латин теленә яңа тәрҗемәсен ясарга теләгән. Шулай итеп галимнәр күпчелек кеше сөйләшкән телләрдә төгәл тәрҗемәләр ясый алырлар иде. Эразм, грек текстының фәнни басмасын ясар өчен һәм бу басма Изге Язмаларның төп нөсхәсе язылган телдәге текстка мөмкин кадәр якын булсын өчен, шул вакыттагы кулъязмаларны җентекләп чагыштырган. Беренче басма ашыгыч рәвештә әзерләнгән булган, һәм анда күп хаталар киткән. Ләкин Эразм үзе ясаган грек текстын яхшыртуын дәвам иткән һәм 1519—1535 еллар арасында аны дүрт мәртәбә яңартып нәшер иткән.

Эразм ясаган грек текстының чыгарылышы мөһим вакыйга булган. Эразмның тексты, өлешчә аның карамагында аз кулъязмалар булганга, камил булмаган. Шулай да аның хезмәте гасырлар дәвамында бик йогынтылы булып киткән. Соңрак аны, грек текстының башка фәнни басмаларын ясар өчен, нигез итеп кулланганнар. Ә күп кенә тәрҗемәчеләр, шул исәптән Лютер һәм Тиндал, Эразм ясаган грек текстының соңрак чыккан басмаларын кулланып, Изге Язмаларны Көнбатыш Европадагы күпчелек кеше сөйләшкән телләргә тәрҗемә иткән.