Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Весткотт, Брук Фосс

Весткотт, Брук Фосс

(1825—1901) Британиянең Изге Язмалар белгече. Ул үз хезмәттәше Фентон Хорт белән 1881 елда «Яңа Гаһед грек телендә» дип аталган фәнни басма чыгарган (Хорт, Фентон к.). Шушы хезмәтне Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты, беренче мәртәбә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н әзерләгәндә, грек текстының башка фәнни басмалары белән бергә кулланган. Бу хезмәт 2013 елгы яңадан карап чыгылган чыгарылыш әзерләнгәндә дә кулланылган.

Весткотт Кембридж университетының Тринити-колледжында (Англия), белем алган. Вакыт узу белән ул күренекле лектор һәм галим булып киткән. Весткотт һәм Хорт якынча 30 ел бергә хезмәт иткән. Алар, Грек Язмаларының төп нөсхәсенә иң якын грек текстын әзерләргә теләп, шул вакыттагы Изге Язмаларның кулъязмаларын һәм кулъязма кисәкләрен чагыштырган. Алар текстологик тикшерү ысулын яхшырткан; бу ысул борынгы кулъязмаларны семьялыкларга төркемләүне үз эченә алган. Шушы ысул кулъязмалардагы төрле язылыш вариантларын нәтиҗәлерәк чагыштырырга мөмкинлек биргән. Вескотт һәм Хорт үз хезмәтләрен чыгарганнан соң, өстәмә папирусларны куллану мөмкинлеге туган, шулай ук грек текстының башка фәнни басмалары да чыккан. Мт 27:49 га аңлатманы кара; шулай ук А3 кушымт. к.