Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гәләтия

Гәләтия

Хәзерге Төркия территориясендә Анатолиянең (Кече Асия) үзәк өлешен биләп торган өлкә, ә соңрак Рим провинциясе.

Бу өлкәнең исеме анда яши башлаган халык исеменнән килеп чыккан. Греклар бу халыкны гала́тай дип атаган, чөнки аларның туган иле көнбатыш Европадагы Галлия булган. Күп кенә кельтлар, яки галлар, үз туган иле Галлиядән китеп, Босфор бугазына кадәр килеп җиткән. Б. э. к. якынча 278—277 елларда алар, Битиния патшасының ялланган гаскәриләре булып киткәч, Босфорны кичкән. Хезмәтләре өчен аларга үзәк Анатолиянең зур өлкәсе бирелгән булган. Бу өлкә Гәләтия патшалыгы булып киткән. Бу ялланган гаскәриләр үзләре белән хатыннарын һәм балаларын алып килгән. Башта алар, күрәсең, шул җирдә яшәгән кешеләр белән никахка кермәгән. Берникадәр вакыт дәвамында алар үзләренең культурасын, динен һәм телен саклаган. Тора-бара алар җирле илаһларга һәм алиһәләргә табына башлаган. Аларның соңгы патшасы Аминта Рим империясе кулында курчак булып киткән. Аның идарәсе вакытында Гәләтиянең чикләре киңәйгән булган. Аминта б. э. к. 25 елда сугышта үтерелгән булган, һәм аның Гәләтия патшалыгы Рим провинциясе булып киткән.

Гасырлар дәвамында бу Рим провинциясенең чикләре еш үзгәреп торган. Рәсүл Паул көннәрендә Гәләтия Рим империясендә иң зур провинцияләрнең берсе булган. Бу провинциягә Гәләтиянең баштагы территориясе, шулай ук көнчыгыш Фригия, Ликәүния, Исаурия һәм өлешчә Писидия, Пәмфилия, Пафлагуния һәм төньяк-көнчыгышта урнашкан Понт кергән (Ә13 кушым. к.).