Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар язылган еврей теле

Изге Язмалар язылган еврей теле

Гомумән алганда, Еврей Язмаларының (еш кына Иске Гаһед дип атала) 39 китабы язылган еврей теле.

Еврей телендә Ибраһим токымыннан булган исраиллеләр сөйләшкән. Еврей теле семит төркеменә керә; бу төркем шулай ук арамей, аккад телләрен һәм төрле гарәп һәм хәбәш диалектларын үз эченә ала. Еврей теле Еврей Язмалары язылган мең ел дәвамында (б. э. к. 1513 елдан алып б. э. к. якынча 443 елга кадәр) үзгәрмәгән диярлек. Еврей теленең язылуы Бабыл әсирлегеннән соң, квадратсыман язу киң таралгач, үзгәргән. Шулай да борынгы язылыш кайвакыт кулланылган.