Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кумран

Кумран

Үле диңгезнең төньяк-көнбатыш ярындагы елга үзәне исеме. Аның янында борынгы яһүд авылының җимерекләре бар: бу авыл Үле диңгез кулъязмалары табылуы белән билгеле булып киткән.

Бу җирнең хәзерге исеме Хирбет-Кумран. Ул Әрихәдән көньякка таба 13 км ераклыкта урнашкан. 1947 елны шул өлкәдәге мәгарәләрдә Үле диңгез кулъязмаларының беренчеләре табылган. Аларны, күрәсең, анда беренче гасырда Кумранда яшәгән кешеләр яшереп куйган. Күп кенә галимнәр санаганча, ул кешеләр ессейлар булган. Шулай дип яһүдләрнең бер сектасы аталган. Ул кешеләр Рим гаскәренең б. э. 68 елындагы һөҗүменнән качар алдыннан үзләренең мөһим документларын мәгарәләрдә яшергән. Римлылар бу авылны җимереп, күрәсең, анда якынча б. э. 73 елына кадәр гарнизон калдырган булган.