Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Синай кодексы

Синай кодексы

Пергаментта язылган бу кулъязма б. э. IV гасырына карый. Ул башта грек телендә тулы Изге Язмаларның текстын үз эченә алган. Бу унциал шрифты белән язылган бердәнбер кулъязма, һәм анда бөтен Мәсихче Грек Язмалары сакланып калган (Кулъязмалар; Унциал к.). Әмма Езра 9:9 га кадәрге бөтен Еврей Язмалары диярләк, шулай ук аннан соңгы кайбер өлешләр югалган. Бу кодекста ким дигәндә 730 бит булган дип санала, шуларның 400 дән артыгы сакланып калган.

Бу кодексның кайда язылганлыгы турында аз билгеле. Кайберәүләр уйлавынча, ул Римда, Кайсариядә я Искәндәриядә язылган булган. Ахыр чиктә, ул Синай тавы янындагы Изге Екатерина монастыреның китапханәсендә сакланган булган. XIX гасырда бу кодексны Европаның галимнәре тапкан, һәм аның күпчелек өлеше башка китапханәләргә алып кителгән булган. Бу кодексның өлешләре бүген дүрт урында, шул исәптән Изге Екатерина монастыренда, ә кулъязманың күпчелек өлеше Лондондагы Британия китапханәсендә, саклана.

Галимнәр шушы абруйлы кулъязманы Ватикан кодексы һәм Александрия кодексы белән бергә кулланып, Изге Язмаларның соңрак ясалган кулъязмаларына кертелгән өстәмәләрне һәм күчереп язучылар ясаган хаталарны билгеләп, төзәтә (Медиаматериал, «Синай кодексы. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең ахыры» к.).