Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фарсы; фарсылар

Фарсы; фарсылар

Еш кына мидиялеләр белән бергә искә алынган һәм, күрәсең, алар белән тугандаш халык; шул халык яшәгән ил. Үзләренең башлангыч тарихы дәверендә фарсылар Иран платосының көньяк-көнбатыш җирләрендә генә яшәгән. Бөек Кир җитәкчелеге астында (борынгы тарихчыларның язулары буенча аның әтисе — фарсы, ә әнисе мидияле булган) фарсылар мидиялеләрдән өстен булып киткән, шулай да алар бер империяне тәшкил иткән. Б. э. к. 539 елны Кир Бабыл империясен яулап алган һәм әсирлектәге яһүдләргә туган җирләренә кайтырга рөхсәт иткән. Фарсы империясенең җирләре көнчыгышта Һинд елгасыннан алып көнбатышта Эгей диңгезенә кадәр урнашкан булган. Б. э. к. 331 елны Александр Македонский фарсыларны җиңгәнчегә кадәр яһүдләр Фарсы хакимлеге астында яшәгән. Даниял бер күренештә Фарсы империясен күргән, һәм бу империя Езра, Никами һәм Әсфирә китапларында искә алына (Ез 1:1; Дн 5:28). Ә9 кушымт. к.