Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ КИСӘК

Мәсих килә

Мәсих килә

ДАНИЛ үз пәйгамбәрлеген әйткәннән соң, 500 дән артык ел уза. Аллаһының фәрештәсе Җәбраил Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына килә. Мәрьям Давыт патша нәселеннән. Фәрештә аңа болай ди: «Сәлам сиңа! Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүче — син. Раббы синең белән!» (Лүк 1:28). Әмма Мәрьям каушап кала. Ни өчен Җәбраил Мәрьям янына килгән?

Җәбраил Мәрьямгә ул Мәсих тудырачак дигән хәбәр китергән

«Курыкма, Мәрьям! Аллаһы сиңа мәрхәмәт күрсәтте. Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың»,— дип аңлата аңа Җәбраил.— «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк... Аның патшалыгының ахыры булмаячак» (Лүк 1:30—33). Нинди гаҗәеп яңалык! Мәрьямнән инде күптән көтелгән «нәсел орлыгы», Мәсих, туачак!

Бер ел да үтми, Бәйтлехем шәһәрендә Гайсә туа. Шул төнне бер фәрештә ул тирәдәге көтүчеләр янына килеп, болай ди: «Мин сезгә куанычлы хәбәр... алып килдем: бүген Давыт шәһәрендә сезнең өчен Коткаручы туды. Ул — Мәсих, Раббы!» (Лүк 2:10, 11). Соңрак Гайсәнең гаиләсе Насара шәһәренә күчә һәм ул анда үсә.

Б. э. 29 елында — нәкъ Мәсих килергә тиеш булган елда — Гайсә Аллаһы пәйгамбәре булып хезмәт итә башлый. Аңа ул вакытта «утыз яшьләр чамасы» була (Лүк 3:23). Күп кеше аның Аллаһы тарафыннан җибәрелгәнен аңлый һәм: «Безнең арадан бөек Пәйгамбәр чыкты»,— ди (Лүк 7:16, 17). Гайсә нәрсәгә өйрәткән?

Гайсә кешеләрне Аллаһыны яратырга һәм аңа гыйбадәт кылырга өйрәткән. Гайсә болай дигән: «Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы! Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат» (Марк 12:29, 30). Ул шулай ук: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит»,— дип әйткән (Лүк 4:8).

Гайсә кешеләрне бер-берсен яратырга өндәгән. «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр (Марк 12:31). Ул шулай ук болай дигән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр китабында язылган тәгълиматның мәгънәсе шунда» (Маттай 7:12).

Гайсә башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында ашкынып сөйләгән. «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дип әйткән ул (Лүк 4:43). Ни өчен Аллаһы Патшалыгы турында хәбәр шулкадәр мөһим?

Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы — бу җир өстеннән идарә итәчәк күктәге хөкүмәт дип әйтелә. Аллаһы Гайсәне, вәгъдә ителгән Мәсихне, бу Патшалыкның Патшасы итеп билгеләгән. Данил пәйгамбәр алдан мондый күренеш күргән: Аллаһы Мәсихкә күктә «хакимлек, дан һәм патшалык» бирә (Данил 7:14). Бу Патшалык ярдәмендә бар җирдә Оҗмах урнашачак һәм Аллаһы хезмәтчеләренә мәңгелек тормыш бүләге биреләчәк. Әллә бу хәбәр иң яхшы хәбәр түгелме?