Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

136 НЧЫ ҖЫР

Аллаһы үзеңә әҗер бирсен

Аллаһы үзеңә әҗер бирсен

(Рут 2:12)

  1. 1. Изге хезмәттә катнашкан кардәшләр

    Йәһвә күзендә кадерле.

    Алар фидакарь, күп корбан китерә,

    Аңа бу яхшы билгеле.

    Туган якларны, дусларны калдырсак,

    Йәһвә бу хакта онытмас:

    Бүген һәм тиздән булачак оҗмахта

    Безне бүләксез калдырмас.

    КУШЫМТА:

    Аллаһы үзеңә әҗер бирсен,

    Җитәкләсен сине аның рухы.

    Канатлары астына сыен,

    Йәһвә ул калдырмый, Йәһвә ул тугры.

  2. 2. Без кайчак әйтәбез Йәһвә Аллага:

    «Йөгем күтәрә алмаслык»,

    Кеше көченнән өстенрәк кодрәтне

    Сорыйбыз аннан, ялварып.

    Йәһвә Атабыз — юаныч Алласы —

    Безне ишетеп, булыша;

    Изге Язмалар, кардәшләр аркылы

    Назлап юата, ныгыта.

    КУШЫМТА:

    Аллаһы үзеңә әҗер бирсен,

    Җитәкләсен сине аның рухы.

    Канатлары астына сыен,

    Йәһвә ул калдырмый, Йәһвә ул тугры.